Әлмәтлеләр балалар өчен бүләкләр ала алалар
Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм аз тәэмин ителгән балалар өчен пособие алучы ата-аналар өчен мәгълүмат.
инвалид балалар тәрбияләүче (14 яшькә кадәрге балалар);
уртача айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган, балага айлык пособие алучы гаиләләрдән аз тәэмин ителешле балалар өчен пособие алучы ата-аналар (14 яшькә кадәрге балалар).
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән бүләкләр алу өчен түбәндәге адрес буенча килүегезне сорыйбыз: Яшьләр үзәге (Әлмәт, Ленин ур., 21)
Эш вакыты 9.00-18.00 сәгатьтә (13.00 -14.00 сәгатьтә төшке аш)
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-45-50
Авыл җирлегендә пропискасы булганнар авыл башкарма комитетларына язылу урыны буенча үз бүләкләрен ала алачак.
Үзегез белән ата-ана һәм балаларның шәхесен раслаучы документ алырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа