Кызганыч, өлгермәдек...
Әлфия Ярмиева белән мин 90 нчы елларда Түбән Мактамада балалар сәнгать мәктәбе ачылганда таныштым.
44 нче төзү-монтаж идарәсенең административ бинасын күз уңында тотып, ул балалар сәнгать мәктәбе өчен бина кирәклеге турында яхшы гына мәкалә язып чыккан иде.
Предприятие белән шәһәр хакимияте арасында килешүләргә ирешелгәннән соң, мәсьәлә уңай хәл ителде.
Соңрак аңа Әлмәт районының 75 еллыгына китап язуны ышанып тапшырдылар. Бу 2005 ел иде. Һәр авыл җирлегенең барлыкка килү, үсү тарихы турында тәфсилләп язылган «Әлмәт районы. Узганнан киләчәккә» («Альметьевский район. От прошлого к будущему») дип аталган әлеге китап чын мәгънәсендә район энциклопедиясенә әверелде. 90 нчы елларда мәдәният идарәсе начальнигы вазифасында эшләгән кеше буларак, Әлфия Галимҗановна районның мәдәни тормышына кагылышлы сораулар белән миңа еш мөрәҗәгать итте, хәтта мине китапның редколлегиясе составына да кертте әле.
2000 елларда минем киңәш буенча ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның халык артисты, режиссер, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы Зәкия Туешева турында китап язуга алынды. Китап «Татнефть» ААҖнең ул вакыттагы генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, «Рухият» Хәйрия фонды булышлыгы белән дөнья күрде.
2019 елда Әлфия Ярмиева Әлмәтнең совет елларындагы мәдәни тормышы турында «Портрет на фоне культуры» китабының автор-төзүчесе буларак зур эш башкарды. ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән китапны бастырып чыгару насыйп булды. Бу басмалардан тыш та, ул «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе, «Алнас» заводы кебек эре предприятиеләр һәм башкалар тарихы турында берничә китап авторы булды.
Ә менә «Әлмәтнефть» идарәсенең 1 нче нефтепромыселы начальнигы, соңрак Татарстан тарихында беренче һәм бердәнбер җитәкче хатын-кыз булган Әлмәт шәһәр башкарма комитеты рәисе Галина Максимовна Грицишина турындагы «Бердәнбер» («Единственная») китабы (2021 ел) чын шедевр дип бәяләнерлек. Әлфия Галимҗановна аның турында китап язарга күптән хыялланса да, бу уе һаман чигерелеп килә. 2020-2021 елларда Галина Максимовна командасыннан ветераннарның инициатив төркеме бертавыштан аның легендар исемен китапта мәңгеләштерергә дигән карарга киләләр. Редколлегиягә берләшеп, без әлеге чыннан да бердәнбер һәм гадәти булмаган хатын-кыз-җитәкче белән аралашу еллары турында хатирәләребез белән уртаклаштык. Г.М. Грицишина кебек лидерның үз-үзен аямыйча, кешеләр хакына фидакарь хезмәт куюын бәян итүче мөһим сәхифәдән башка шәһәребез тарихын күз алдына да китереп булмас иде. Китап 2021 ел азагында Галина Максимовна турында ишетеп кенә белмәгән, ә аның белән бергә эшләгән (китапта бу чор турында аның хатирәләре дә урын алган) Шәфәгать Тәхаветдинов булышлыгы белән дөнья күрде.
Китап авторы Ә.Г. Ярмиева ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге тарафыннан Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән иде. Комиссия карары белән ул Туган тел көнендә - 26 апрельдә тапшырыла. Китапны тәкъдир иткәннән соң, мин, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ветераннар советы президиумы әгъзасы буларак, ӘМР ветераннар советыннан үтенеч белән җирле язучылар оешмасына мөрәҗәгать итмәкче һәм аларның үтенече нигезендә Әлфия Ярмиеваны Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул итү турындагы мәсьәләне күтәрмәкче идем.
Кызганычка каршы, барып чыкмады... Өлгермәдек… Көтелмәгән югалту ачысы әле дә үзәкләрне өзә...
Әлфия Галимҗановна талантлы журналист, зирәк акыллы, әдәпле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше буларак районыбыз тарихында якты эз калдырды. Бәхетле хатын-кыз, ир хатыны, Әни булды.
Ул шәһәр һәм район тормышы, аның кү-ренекле вәкилләре, легендар шәхесләр һәм гади кешеләр турында үзенчәлекле язмалар, зур иҗади мирас калдырды.
Ашыгып китсә дә, Әлфия Ярмиева, Галина Грицишинаның исемен һәм үз исемен дә мәңгеләштереп, «Единственная» дип аталган иҗат җимешен - соңгы «җырын» язарга өлгерде.
Лидия Старшинина,
«ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа