Зарарсыз күршеме, әллә ерткыч хайванмы?
Соңгы арада урамнарда сукбай этләр саны артты. Эт - кешенең дусты, диләр. Тик, икенчеләре әллә дуслык кадерен белмәгәнгә, әллә үзләре өстенә алган җаваплылыкны тарта алмаганга - урам тулы сукбай этләр.
Әйе, араларында урамда туып-үскәннәре дә шактый. Әмма асылда сукбай этләр - кешеләрнең кансызлыгы һәм битарафлыгы корбаннары.
Күбесен хуҗалары үзләре куып чыгара. Яңа мохитта этләр берәр төркемгә иярә, үрчи һәм үз территорияләрен саклап, кешеләргә һөҗүм итә.
Кызганыч, еш кына этләр-нең кешеләргә ташлануы, хәтта талап үтерүе турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Хуҗасыз калган хайваннар илебезнең барлык шәһәрләре өчен дә актуаль проблема. Шул исәптән бүген Әлмәт районы өчен дә көнүзәк мәсьәлә булып кала.
Ачыккан кыргый этләр, азык эзләп, авыл һәм шәһәр урамнары буйлап көтүләре белән йөриләр. Балаларны урамга чыгару куркыныч була башлады, дип зарланучы ата-аналар байтак. Социаль челтәрләрдәге төркемнәр әлеге проблемага кагылышлы хәбәрләр, зарлар белән тулган. «Халык контроле» системасына да бу турыда шикаятьләр килү дәвам итә. Ел башыннан алып сигез заявка килгән: икесе инде хәл ителгән, алтысы буенча эш башлау планлаштырылган.
Мәсәлән, 1 февраль көнне әлмәтле Совет урамында урнашкан гаражлар янында бер бабайга эт көтүе ташлануы турында хәбәр итә. «Ярый, вакытында ярдәм итәргә өлгердем. Бу этләр йортлар тирәсендә дә йөри. Балалар мәктәпкә барырга курка. Ашыгыч рәвештә чара күрегез. Бик куркыныч һәм явыз этләр», - дип борчыла ул.
«Шарлавыклы буалар янында сукбай этләр яши. Икенче ел инде чаң сугабыз, тик этләр арта гына, өйдән чыгарга, балаларны мәктәпкә җибәрергә куркабыз. Шул ук эт көтүе 65 нче балалар бакчасы янында да йөгереп йөри», - ди Наталья ханым.
Авылларда да шул ук хәл күзәтелә. Иске Михайловка-Ирекле авылында яшәүчеләр дә иясез этләрдән куркып көн күрә. Монда да өер-өер йөргән эт төркеменнән зарланалар. Балалары өчен курыккан ана: «Этләр тешләргә генә торалар. Бик куркыныч. Балалар мәктәпкә этләр яныннан барырга мәҗбүр. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, этләрне тоту оешмасына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган, тик алар килми», - дип сөйли.
Этләр проблемасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә дә күтәрде. Җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык сигналларга оператив рәвештә чаралар күрергә өндәде ул.
Әлмәт шәһәре этләрне тоту буенча Ульяновск өлкәсе белән контракт төзегән. Район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында хәбәр иткәнчә, белгечләр шәһәр урамнарында йөздән артык хайванны тоткан ин-де. «Бу эш гаризалар буенча үткәрелә. Әгәр сукбай этләрне күрсәгез, торак-коммуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать итәргә һәм конкрет адреслар белән мәгълүмат калдырырга кирәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Яңа канун нигезендә, гаризалардан соң сукбай этләрне тоталар, стерильләштерәләр һәм вакциналаштыралар. Соңыннан аларны 21 көн дәвамында асрагач, агрессивлык күрсәтмәсәләр, колакларына сары тамга беркетеп, яшәгән урыннарына кире җибәрәләр. Үзенең исем-фамилиясен әйтмәсә дә, әлеге сүзләрнең дөреслеген 37-55-47 телефонына җавап биргән департамент хезмәткәре дә раслады.
Кызык, димәк, бер көтү Әлмәт этләре айга якын Ульяновск өлкәсендә «кунакта» булалар да, кире үзебезгә әйләнеп кайталар. Һәм яңадан өерләре белән урам тулып чабачаклар. Болары шәһәр этләре. Ә авылныкыларны, Ульяновск өл-кәсеннән килеп, бу сезнең авылныкымы дип авыл саен таратып йөриләрме икән? Димәк, контракт төзеп, кемнәрдер яңадан акча эшлиләр. Шәһәрдәге шундый табылдык, ташландык хайваннар өчен булган «Өйгә юл» Хәйрия фондын зурайтып, аларга ярдәм күрсәтсәләр отышлырак булмас идеме?
Ярар, ул этләр агрессивлык күрсәтмиләр ди. Ләкин бит аларның маңгайларына тешләми дип язмыйлар? Авызларын да тегеп җибәр-миләрдер. Ул бит инде өрәдер?! Эт бит ул! Мәктәп баласы үзенә ташланганнан гына түгел, ә көтүләре белән йөргән этләрдән дә курка. Менә нинди заман китте, адәм баласыннан да кадерлегә әйләнде эт. Элек этләр кешенең дусты иде, авыл җирендә гомер буе ихата саклады. Хәзер исә шул тиклем алга киттек, культура дәрәҗәбез югары - шәһәр урамы тулып эт көтүе чаба. Чөнки дуслар эткә әйлән-деләр.
Уйнап туйгач этен урамга чыгарып ташлаган хуҗаны Ульяновскига алып китеп, укол ясап, 21 көн тотып кайтарырга кирәк. Тик әле андый закон язмаганнар.
Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы икәнне онытмасак иде, кеше-ләр!
- «Урам этләре» мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәрдә бер оешма булдырырга кирәк, - дип саный «Кошкин дом» реабилитация үзәге җитәкчесе Марина Иванова. - Тендер отып кына ул мәсьәләне хәл итеп булмый. Ул акча эшләүгә генә корылган. Этләрне тиешле урынына илтеп җиткермичә кырда, урманда ташлап калдыралар да, шуннан алар кыргыйланалар, үрчиләр. Шул этләр кешеләргә, песиләргә һөҗүм итә. Авылларда хәтта сыерларга да ташланалар, - ди ул.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа