Социаль яклау - игътибар үзәгендә
2021 елда Әлмәт муниципаль районында 64 меңнән артык кешегә социаль ярдәм чаралары кулланылган.
Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, реабилитацияләнгән граж-даннар, инвалидлар, инвалид балалар, ЧАЭС авариясен бетерүдә катнашучылар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, аз тәэмин ителгән һәм тормышта кыен хәлдә калган гаиләләр. Аларга 1 млрд. сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
Социаль яклау идарәсе аша 2215 күпбалалы гаиләгә, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 16 меңнән артык гаиләгә социаль ярдәм чаралары күрсәтелгән. Ел дәвамында моңа 600 млн сум акча бүлеп бирелгән.
395 гаиләгә социаль контракт төзү юлы белән 25 млн 901 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Эш алып бару нәтиҗәсендә 56 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, 112 кеше эшкә урнаштырылган, 68 гаиләгә тормышта авыр хәлдән чыгуда ярдәм күрсәтелгән.
Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык пенсионер яши. Аларның һәркайсы ярдәмгә, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Алар арасында 1012 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 226 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, шул исәптән:
23 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм сугыш инвалиды;
«Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән 8 зат;
1 Ленинград блокадасында булучы;
3 фашист концлагерьлары тоткыны;
751 тыл хезмәтчәне.
Ветераннарга һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Алар барысы да предприятиеләргә, тер-риториаль иҗтимагый үзидарәләргә һәм авыл җирлекләренә беркетелгән.
2021 елда 190 пенсионер, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең 46 хезмәткәре ташламалы шартларда санаторий-курортларга юлламалар алган.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын - юбилярларны хөрмәтләү буенча эш алып барыла. 2021 елда 275 ветеран истәлекле бүләкләр алган.
Район ветераннар советы вакцина ясаткан пенсия яшендәге гражданнарга бүләкләр ясый. Бүләк уйнатуда коронавирустан вакцинацияне тулысынча узган 60 яшьтән өлкәнрәкләр катнашкан.
Районда 11 меңгә якын инвалид яши, шул исәптән 800 инвалид бала, меңнән артык балачактан инвалид. 2021 ел дәвамында 849 өлкән кеше реабилитацияләү үзәкләренә, 141 кеше социаль-тернәкләндерү бүлек-ләренә, 7 кеше картлар һәм ялгыз гражданнар өчен интернат-йортларга, 12 кеше психоневрология интернатларына, 4 кеше билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәкләренә, шулай ук 154 инвалид бала индивидуаль реабилитация программасы нигезендә шөгыльләнүгә җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа