Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ЗАГСында алтын туй гөрләде

 Әлмәт шәһәре ЗАГСында Трофимовлар Николай Антонович һәм Анастасия Никифоровна алтын туйларын билгеләп үтте.

Трофимов Николай Антонович, 1947 елның 20 августында Яңа Чишмә районы Ерыклы авылында туа.
7 яшькә кадәр шул авылда әти-әнисе, өлкән апалары һәм абыйсы белән бергә яши. Аннары гаилә Әлмәт районының Илтән-Бота авылына күчеп килә, ул анда 8 нче сыйныфны тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә индустриаль педагогика техникумына укырга керә, 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алына, анда танк дивизиясенә эләгә,  50 елдан соң шул ук хәрби частьтә өлкән оныгы Алексей хезмәт итә.


Хезмәт иткәннән соң укуны тәмамлый һәм туган якларына әйләнеп кайта, ремонт остаханәләрендә эшли башлый, әмма педагогик эшчәнлеген ташламый, 31 нче һөнәри техник училищеда мастер булып эшли.


Трофимова Анастасия Никифоровна Апачаева, 1952 елның 3 февралендә Әлмәт районының Илтән Бота авылында туа, авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, 9 һәм 10 сыйныфларны Кәләй авылында укый.Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә бухгалтерия мәктәбенә укырга керә, аннан Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына күчә. Техникумны укып бетергәч туган авылына кайта, Апак авыл советына бухгалтер булып эшкә урнаша.


Анастасия Никифоровна Бөгелмәдә укыган вакытта авылга каникулга кайткач, булачак ире белән таныша.


1972 елның салкын февралендә Илтәнь-Бута авылында Трофимовлар туйларын билгеләп үтәләр. 


Бүгенге көндә аларның  3 баласы, 6 оныгы бар .


ЗАГС исеменнән юбилярларны котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек һәм шатлык, озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса