Хуҗасыз этне вәхшиләрчә үтергән әлмәтлене эзлиләр
Хайванны колагындагы кызгылт сары бирка да коткара алмый. Бирка этнең стерильләштерелгән, прививкалы һәм кураторлы булуын күрсәтә.
Әлмәтнең шәхси секторларының берсендә берничә ел яшәгән хуҗасыз эт үтерелгән. Монда яшәүчеләр аны ярата. Ашаталар, ә иртән һәм кичләрен эт аларны озатып,каршы ала торган була.
Добряк кушаматлы этнең кураторы агропоселок һәм Д зонасы арасындагы районга аны ашатырга килгәч, җәзалап үтерелгән этнең гәүдәсен таба.
Урынга хайваннар белән эш итү буенча инспектор һәм «Мы в ответе» фонды җитәкчесе Елена Барынина килә. Нәкъ менә шушы фонд тарафыннан эткә 1,5 ел элек махсус кызгылт-сары бирка тагылган була.
"Добрякның теленең күп өлеше юк, бер күзе юк, аналь тишеге тышкы яктан ертылган. Аны мыскыл иткәннәр. Гильзаның тишеге зур, аны якыннан атканнар. Мыскыл итеп ташлап киткәннәр", - дип ачынып сөйләде ул.
Хәзер волонтерларга шаһитлар ярдәме кирәк. Әлеге вакыйга турында мәгълүматыгыз булса + 7 917 275-28-07 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
Полиция бүлегендә этне үтерү турында гариза кабул ителгән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, баллистик экспертиза үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа