Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әфганчыларны искә алдылар

Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы тау-кыялы әфган җиреннән чыгып киткәнгә быел төп-төгәл утыз өч ел тулды.

 

10 ел дәвамында барган әлеге сугыш аша илебезнең 620 меңләп кешесе узган, шуның 634 е - үзебезнең Әлмәт егетләре.

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәслек күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әф-ганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең якташлар.

15 февраль көнне калабыз-ның Хәтер мәйданында совет гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылуына багышланган митинг булды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе активистлары, депутатлар, яшьгвардиячеләр, иҗтимагый оешмалар вәкил-ләре катнашты.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы герой-сугышчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүгенге көндә төп бурыч - сугыш турындагы истәлекләрне тарихны бозмыйча, бөтен дөньяга саклап калу һәм үзебездән соң калган буыннарга җиткерү», - дип ассызыкладылар алар.

Хәзер әфган сугышы турында ни генә сөйләмәсеннәр, солдатларыбызның батырларча хезмәт итеп, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәүләре шиксез. Ни генә булмасын, бу сугыш илебез тарихына канлы хәрефләр белән мәңгегә язылып, солдатларның Ватанга тугрылык, намус үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

Чара монументка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса