Әлмәтлегә бабасының ордены таныклыгын тапшырдылар
Михаил Филимонов 78 ел элек фронтта һәлак булган.
Аның сугышка кадәр тормышы турында мәгълүмат аз. Михаил Филимонов 1903 елда Зәй районы Бүре-Сарай авылында туа. 1942 елда армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтында взвод командиры була. 1944 елның 3 июлендә һәлак була. 3 ел элек аның бер оныгы Николай Филимонов бабасы турында интернетта мәгълүмат таба. Анда аның бүләкләнүе турында язылган була.
Михаил Филимонов 1944 елның 3 июлендә сугышчан батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә. Бу хакта туганнары белмәгән. Быел 22 февральдә дәрәҗәдә бүләкнең таныклыгын мәрхүмнең оныгына ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа