Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсендә хокукый ярдәм көне үткәрелде
3 ханымга алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
1 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе - Беляева Р. Р., 1 нче адвокатлар үзәге адвокаты - Новикова Е. А., гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Юнусова Э. Р. катнашты.
Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 3 хатын-кыз консультациял алды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа