Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәхет өчен күп кирәкми

Хатын-кызларның көтеп алган бәйрәме - 8 Март якынлаша. Яшерен-батырын түгел, күп кенә ир-атлар әлеге бәйрәмне яратмый.

Чөнки бүләкләргә һәм чәчәкләргә шактый гына акча түгәргә туры килә бит. Ә менә бер танышым өчен бу бәйрәм бераз моңсурак, чөнки аның хатыны да, әнисе дә, әбисе дә, апасы да юк. Шуңа күрә ул ел саен чәчәк бәйләме сатып ала һәм урамда таныш булмаган берәр хатын-кызга бүләк итә. Быел да шулай итәргә уйлап тора икән. Ә менә узган елгы бәйрәм вакытында аның белән бик кызык бер вакыйга булган. Танышым аны миңа бик дулкынланып сөйләде.

- 8 Март көнне мин, елдагыча, үзебезнең тукталыш янындагы чәчәк кибетенә кердем. Бәйрәм көннәрендә гадәттә биредә алма төшәрлек тә урын булмый - халык мәш килеп чәчәк букетлары ала. Тик ни өчендер бүген монда беркем дә юк, кибет буш иде. Бу хәтта бераз шикле дә тоелды. «Әй, аууу, берәр исән кеше бармы биредә?!» - дип кычкырдым. Тынлык. Беркем дә җавап бирмәгәч, чыгарга дип ишеккә юнәлдем. Шунда ишек янындагы бер кырыйдан дорфа гына берәүнең тавышы килде: «Я, нәрсә бугаз ертасың монда, әйдә, әйт, нәрсә кирәк, тиз бул». Өстәвенә чәчәк сатучы ханым көнбагыш ярып утырган икән - өстәле кырында тау кадәрле кабык өелгән. Минем бик каты ачуым килде, хәтта шикаять тә язарга микән әллә дип уйлап куйдым әле. «Миңа 25 роза бирсәгезче», - дидем, тавышымны тыныч тотарга тырышып. «Егерме биш?! Кемгә дип аласың инде шулкадәр чәчәкне?» - сатучы хатынның суыткычны ачып розаларга үрелгәндә тыны кысыла язды, ул иренеп кенә берәмләп чәчәкләр ала башлады.

«Беләсезме, хәзер инде минем сездән розалар аласы килми башлады», - диюем булды, теге ханымны китереп кыстылармыни, чинап диярлек җибәрде: «Иииии, бигрәк килештереп, нәзберекләнеп торма әле, апаем, сорадым гына бит. Ярар, алмасаң алмассың инде, бар, чыгып тай моннан!» Шунда инде мин бирегә кешенең нигә йөрмәгәнлеген аңладым. Мондый сатучыдан тизрәк чыгып качасы гына килә бит. Кибет хуҗасы ничек тотадыр бу дорфаны. Шушы уйлар белән чыгып барганда, кибет ишегеннән курткасы таушалган, кырынмаган бер бабай килеп керде. Куркынып кына тирә-юньгә карангалап алды да, оялып кына сатучыга дәште: «Кызым, лалә чәчәкләренең бәясе күпме?» Сатучы хатын башта теге абзыйга мыскыллы караш ташлады, аннан соң аны куа ук башлады. «Уф, үләм, лалә чәчәге дигән була бит әле, акчасы булса ярар иде. Бар, чыгып кит, йөрмә монда, алкаш, үзеңнең сәрхүш сөеклең янына бар, син аңа чәчәксез дә батасың!» Моңа җавап итеп бабай ашыгып кесәләрен капшый, акчасын саный башлады. Мин түзмәдем, сатучы янына килдем дә: «Әй, син, ишетәсеңме, синнән чәчәк бәясе сорыйлар, җавап бир кешечә», - дип акырганымны үзем дә сизми калдым. Ә теге карчыга-сатучы бирешергә уйламый: «Син нәрсә акырасың, монда камералар, барысы да күренә», - ди. «Бик әйбәт, җитәкчелегеңә күрсәтер материал җитәрлек монда хәзер», - дим мин дә. Җитәкчелек дигән сүз ишеткәч тынды бит теге хатын. Бабайга бер букет чәчәк алдым да аның белән урамга чыктым. «Алыгыз чәчәкләрне. Сез аларны кемгә бүләк итәргә теләгән идегез?» - дип сорадым теге абзыйдан. Ул миңа болай дип җавап бирде: «Хатыныма чәчәк алырга теләдем. Ул бик каты авырый. Кырык ел бергә яшибез. Менә беренче тапкыр кешечә котлый да алмадым. Акча җитми соңгы вакытта. Даруларга китә бара пенсия. Улым, зур рәхмәт сиңа. Кылган игелегең йөзе белән үзеңә әйләнеп кайтсын». Бабай чәчәкләрен күкрәгенә кыскан килеш миңа рәхмәтләр укып китеп тә барды. Әйе, әллә нәрсә дә эшләмәдем кебек, бары кемнеңдер җан кисәгенә чәчәкләр генә алып бирдем. Ә күңелдә шундый рәхәт, әйтерсең лә мин бар дөньяны бәхетле иттем.

Менә, дусларым, шундый романтик инде ул минем танышым. Эчкерсез, яхшы күңелле кеше. Быел нинди маҗараларга тап булыр тагын. Ярый, сөйләр әле. Сүз азагында ир-егетләр колагына шуны гына әйтәсем килә: 8 Мартка сөеклеләрегезгә чәчәкләр бүләк итәргә оныта күрмәгез берүк!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса