Ул җиргә ямь өстәргә яратылган
Яшьлекнең, яшәүнең бөтен ләззәтен тоеп, картаймый яшәүчеләр аз түгел тормышта. Андыйлар картаюны белмиләр, кабул итмиләр һәм теләмиләр дә. Алар бөтен күзәнәкләре белән яшьлеккә ябышканнар.
Әйтерсең лә, кадерле гомерне әрәм үткәрмәскә теләп, елларны гына түгел, сәгатьләрне, минутларны барлап-санап яшиләр. Кемнәр өчендер андый кешеләр бераз сәеррәк тә күренергә мөмкин.
Бу табигый дә. Чөнки алар башкалардан аерылып торулары белән үзенчәлекле.
Минзифа Әхмәтшина шундыйлардан. Әйләнә-тирәдәгеләрне шаккатырып, гаҗәпләндереп, көн-ләштереп, кайнап яши. Аның бөтен эше, кыланышы кешечә түгел, «минзифача». Кем авылда сыер саварга биек үкчәле түфли киеп, башына эшләпә элеп яисә палантин ябып бара. Ул гына. Ашамаса ашамый, ләкин матур күлмәк алып кия - андыйлар сирәк.
Кем конфетлардан букет, оекбашлардан чәчәк ясый дисез - ул.
Һәркем бу дөнья йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Ләкин барысы да син теләгәнчә генә барып чыкмый. Әллә язмыш шулай язылган була, әллә ялгышлар шулай эшли. Ләкин син күрәсе хәсрәтне дә, шатлык-куанычны да башка берәү күрми. Барысы да синеке.
Биек үкчәләр киеп фермага йөреп, заводта эшләп, депутат булып, гаилә арбасын тартып арыганнан соң, үзенең мишәрстанын калдырып, 2003 елда ул Әлмәткә килә. Һәм тормыш дәфтәрен яңа биттән башлап җибәрә. Рәхәтен, михнәтен, авырын, җиңелен үзе белә дә, Ходай беләдер. Тик ул үҗәтлеге, мишәрлеге белән барысын ерып, җиңеп, алга бара.
Мәктәп елларыннан ук иҗат белән «җенләнгән» кызга Әлмәт иҗади сулыш өрә. Үзенең яшьлек хыяллары Әлмәттә бөтен колачына җәелә. Озак еллар Әлмәт дәүләт нефть институтында иҗади яшьләр белән эшли. Студентлар арасында С. Сөләймановага бәйле чараларның үзәгендә кайный. Үзе дә баш-аягы белән иҗатка чума.
- Авылда, Сарсазда яшәгәндә, шул Клара Булатованың терсәгенә генә кагылып карасаң икән ул дип хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты, Клара апа белән иҗатташ дуска әйләндек, - ди, елмаеп, Минзифа ханым.
Теләкләре Алланың амин дигәненә туры килгән, кү-рәсең. Халык шагыйре катнашкан барлык иҗади чараларда бүген Минзифа ханым Клара апа янында. Кагылып кына түгел, җитәкләп йөри.
Ә тормыш дәвам итә. Кыз үсеп кияүгә китә, малай өйләнә, кодалар, кодагыйлар, оныклар. Баш өстеңдә түбә булдыру, Чистаен сагынып елый-елый шигырь язулар. Нинди генә хыялый, тиле күңелле булмасын, ул бит әле мишәр кызы. Бу күп нәрсәне аңлата. Ничек итсә итә, үз дигәнен эшли ул. 2010 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Иҗаты ургылып, ташкын булып ага. Шигырьгә генә сыймаган хис-кичерешләр хикәя булып ак кәгазьгә күчә. Оныклар тугач, балалар бакчаларына очрашуларга йөри башлагач, Минзифа ханым нәниләр өчен дә иҗат итә. Чөнки балалар әдәбияты ул башка дөнья, башка яшәеш.
Иләс җанга, хыялый күңелгә юк кына нәрсә дә илһам чыганагы була. Шигърияткә, прозага сыеша алмаганы көй-моң булып агыла. Шулай итеп Минзифа Әхмәтшина «композитор» - көйләр авторы буларак та таныла башлый. Бүген аның «музыкаль сандыгы»нда 21 җыры бар. Беренче җырын
легендар җырчыбыз Хәния Фәрхи башкара. Искәндәр Биктаһиров, Илназ Гарипов, Руслан Кираметдинов, Сәгыйть Гыйбашев, Мәдинә Гайнуллина, Луиза Якупова, Валентина Исламовалар башкаруында яңгырый ул җырлар.
Матурлыкны ярата ул. Матурлыкны тудыра, башкаларга өләшә. Оекбашларны чәчәк итеп, шулардан букет ясап утыр әле, иренмичә. Яисә төзелеш калдыкларыннан, сүс җепләрдән гөлләр куяр өчен велосипед яса, имеш.
Кемгә генә кунакка бармасын, бервакытта да буш кул белән йөрми. Ул пешергән төрек пәхләвәсен мөслимлеләр дә, азнакайлылар, лениногорскилылар да бик яраталар. Бөтен нәрсәгә ул үзе өйрәнә. Тели икән, димәк, эшли. Эшли - димәк, булдыра. Җаны теләгән - елан ите ашаган, дип аның кебекләр турында әйтәләрдер. Төрек пәхләвәсен дә үзе өйрәнә.
Аның тагын бер «коронный» бүләге бар. Үзебезнең борынгы әби-бабайлар кебек хөрмә төшеннән тәсбих тезеп, шуны бүләк итә.
- Хөрмә төшеннән әби ясый иде, аннан өйрәнеп калдым. Күптән ясыйм. Чистай мәчетенә 10 дисбе бүләк иттем. Бүләк итеп биргәннәрем 400 гә җыела. Күбрәк яшьләргә бүләк итәм, күңелләренә иман керсен дим. Аны ясап үземә рәхәтлек табам. Базардан гел хөрмә ташыйм, - ди ул цыкылдатып.
Бу бит шактый четерекле эш. Аны бит юарга, җебетергә, тишәргә, киптерергә, тезәргә, бизәргә... Ватсапта, контактта утырасы вакытын әрәм итә икән бу ханым.
- Социаль челтәрләрдә утыру күпме вакытыгызны ала?
- Интернетта бик аз утырам.
- Ә виртуаль дуслыкка ышанасызмы Сез?
- Әйе, виртуаль дуслыкка ышанам. Җир йөзендә яхшы кешеләр күп бит.
Соңгы вакытта Минзифа ханым милли ки-емнәр белән кызыксынып китә. Гомумән, тарих диңгезенә «чу-ма». Борынгы кием-нәрне өйрәнә, аларны тегә. Калфаклар, яка каптырмалары, күкрәкчәләр, изүләр, хәситәләр тегә, аларны бизи. Аларны, га-дәттәгечә, танышларына, дусларына бүләк итә. Алай гына да түгел, ул баш-аягы белән туган авылының тарихын язу эше белән мәшгуль. Фәнни конференция-ләр, түгәрәк өстәлләр, тарихчылар, төбәкче-ләр... Моны бары тик мишәр хатыны гына эшли ала.
Ә бүгенге дөньяга ничегрәк карый соң ул?
- Гайбәткә ниндирәк мөнәсәбәттә Сез, Минзифа ханым?
- Гайбәтне тыңларга да яратмыйм.
- Сез үпкәчел кешеме? Нәрсәне гафу итә алмыйсыз?
- Мин беркемгә дә үпкәләмим, бөтен кешене дә яратам. Гафу итәм.
- Вегетарианнарга Сезнең карашыгыз ничек?
- Үзем унсигез яшемә хәтле ит ашамадым, малларны жәлли идем. Унсигез яшемдә тәнемә ак таплар чыкты, ит ашамаганга, диделәр табиблар, аннары ашый башладым. Ит ашамагач тәнем, чәчләрем бөтенләй агарды.
Менә бит ак чәчләрнең сере кайда икән?! Алла бирсә, итне бик ашый алмаслар хәзер. Хатын-кызлар арасында ак чәчле иҗади ханымнар күбәя икән әле...
Гомумән, киңкырлы талант иясе ул Минзифа ханым. Тегү тегә, чигү чигә, бәйли, рәсем ясый, табигатькә чыга, һавада йөри, пешерә, төшерә, киенә, ясана, бизәнә, төзәнә... Коммунистик хезмәт ударнигы, Югары Совет депутаты, хезмәт ветераны, 7 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Менә шулай да була икән ул.
Рәфкать Шаһиев
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа