Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәяләр бәйдән ычкынмаслык булсын

Татарстан үзен ит, сөт һәм йомырка, шикәр комы һәм көнбагыш мае белән йөз процентка тәэмин итә ала, борчылырга урын юк кебек.

Шулай да бүгенге көндә шәһәр кибетләрендәге кайбер азык-төлек продукциясенә бәяләр сизелерлек күтәрелде. Сүз беренче чиратта шикәр комы турында бара. Бу уңайдан хәтта чикләүләр кертергә дә мәҗбүр булдылар - барлык кулланучыларга да җитсен өчен, аны бер кулга 10 төргәктән дә артыгын бирмиләр. Моннан тыш карабодайга, дөгегә һәм токмачка, көнбагыш маена бәяләрнең өскә таба үрмәләве дә күзәтелде. Бу уңайдан барлыкка килгән хәлнең сәбәбен аңлатып бирүне сорап газетабызга мөрәҗәгать итүчеләр байтак булды. Аларның гозерләрен без башкарма комитетның сәүдә, куллану хезмәтләре һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге җитәкчесе Дамир Хәбибуллинга юлладык һәм түбәндәге җавапны алдык:

- Әйе, кибетләрдә кайбер төр товарларга һәм азык-төлеккә бәяләр күтәрелде. Социаль әһәмияткә ия булган товарларга бәяләрне йөгәндә тотарга тырышабыз. Бу уңайдан әлмәтлеләрне тынычландырасы килә - барлык азык-төлек продукциясе һәм көнкүреш товарлары кибетләрдә җитәрлек күләмдә, ажиотаж тудырырга кирәкми. Дефицит юк, запаслар күп, борчылырга урын юк.

Шәхси гигиена кирәк-яракларын да күпләп сатып ала башлады халык. 2020 елны пандемия башланган чор искә төшеп китте. Анда бәдрәф кәгазен кәрзин тутырып алучылар байтак булды. Тик хафалану юкка булды - бар да җайланды.

Әйе, бүгенге билгесез-лектән интеккән халыкны шулай ук аңларга була: валюта «сикерә», шул рәвешле кешеләр кибетләрдән, ки-рәкме-кирәк түгелме, күпләп товар җыеп калырга ашыга. Берәүләр акчаларын машина, фатир сатып алуга инвестицияли. Хөкүмәт җитәкчелеге халыкны тынычландырып торса да, халык менә шулай үзе үк ясалма шау-шу тудыра. Шулай товарны күпләп сатып алганда, әлбәттә, аның бәясе дә күтәреләчәк.

Тиздән республика-күләм авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак бит әле. Халыкка түбән бәяләрдән яшелчәсен, итен, маен һәм башка төр продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Төзелеш материалларын да халык күпләп ала башлаган булып чыкты. Бер караганда - яз, ә бу чор ремонт-төзү эшләре, дача сезоны башлану белән бәйле. Төзелеш кибетләрендә цемент, сантехника һәм идәнгә ламинат, линолеум, керамик плитәләр аеруча соралганлыгы билгеле булды. Әйтергә кирәк, төзелеш товарларына инде бәяләр күптән күтәрелгән иде. Шуңа да карамастан, халык бүген аларны күпләп сатып алып калырга ашыга.

Республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә азык-төлек товарларына, көнкүреш кирәк-яракларына булган бәяләргә даими мониторинг үткәрелә. Мониторинг эре сәүдә челтәрләрендә дә, кечкенә кибетләрдә дә алып барыла.

- Санкцияләр шартларында бәяләрнең нигезсез артуына юл куймас өчен тиешле бар чаралар да күрелә, - дип ышандырды Дамир Хәбибуллин.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса