Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы башлыгы интернет-мәйданчыкларда әлмәтлеләр белән аралашуын дәвам итәчәк

Альтернатив вариантлар инстаграм блокировкалану аркасында үсәчәк.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, интернет-мәйданчыклар аша халык белән аралашуны дәвам итәчәк. Альтернатив мәйданчыклар сыйфатында «Телеграм» һәм «ВКонтакте» кебек мәйданчыклар карала.

Нагуманов билгеләп үткәнчә, инстаграм (хәзер Роскомнадзор тыелган сайтлары реестрына рәсми рәвештә кертелгән) халык белән аралашу өчен популяр корал булган. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле башлык турыдан-туры эфирга чыкты, актуаль яңалыкларны хәбәр итте, халык сорауларына җавап бирде һәм кызыклы кунакларны чакырды. Моннан тыш, район башлыгы директына  килгән шәхси хәбәрләр системасы аша әлмәтлеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек системасы эшләнде.

Халык белән интернет аша хезмәттәшлекнең яңа схемасы эшләнә, дип хәбәр итте район башлыгы. 11 мартта Тимур Нагуманов Телеграмда канал булдырды.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Тимур Нагумановның сәхифәсе бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса