Әлмәттә 400 нче бала тууы теркәлде
Малайны Макар дип исем куштылар.
22 мартта Әлмәттә 2022 ел башыннан бирле 400-нче бала тууы теркәлде.
Сабый 20 мартта Игорь һәм Любовь Максимовлар гаиләсендә туа. Аңа Макар дип исем куштылар. Аларның гаиләсендә беренче бала.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа