Әлмәттә табылган баш декабрь аенда хәбәрсез югалган егетнеке булырга мөмкин
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Кичә Әлмәт халкы этнең урамда кеше башы сөйрәвен күрде. Социаль челтәрләрдә кеше башының «Водоканал» районында булуын яздылар. Шулай ук башны эт эләктергән, дигән хәбәр таралды.
Видеокүзәтү камераларыннан язуларны өйрәнгәннән соң, этнең баш кына түгел, ә кеше тәненең башка өлешләрен – кулларын, аякларын да сөйрәве билгеле булды.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бу 2021 ел азагында хәбәрсез югалган 19 яшьлек егетнеке булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда, егетнең сәламәтлегендә тайпылышлар булган.
Җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа