1 майдан Түбән Мактама – Актүбә автомобиль юлы вакытлыча ябыла
Машина йөртүчеләргә Әлмәт – Азнакай юлы тәкъдим ителә.
Әлмәт районында 1 майдан 31 июльгә кадәр Түбән Мактама-Актүбә автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда әлеге участокны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Әлмәт-Азнакай һәм Түбән Мактама-Актүбә автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
"Машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз", – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа