Яз җиттеме - ремонт башлана
Язгы чор - табигатьнең уянуы гына түгел, ә төзү-төзекләндерү, ремонт эшләренең дә башланып киткән вакыты.
Әлмәтнең күпфатирлы торак йортларын капиталь ремонтка әзерләү эшләре башланып киткән инде.
Быел төзекләндерү эшләре тагын 39 торак йортта алып барылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге йортларның исемлеге һәм биредә нинди эшләр башкарылачагы билгеле. Моннан тыш әле ике йортта лифтларны яңаларына алыштыру көтелә. Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә хәбәр иткән иде инде.
Түбән Мактама бистәсендә генә дә сигез торак йортка ремонт ясалачак. Девонская урамындагы 61 нче, Заводская урамындагы 18 нче, 20 нче, Киров урамындагы 34 нче һәм 36 нчы, Некрасов урамындагы 32 нче һәм 40 нчы, Садовая урамындагы 17 нче йортлар исемлеккә кергән.
Йортларның барысының да түбәләренә ремонт үткәрү һәм проект-смета документациясе нигезендә башка әһәмиятле эшләр башкарып чыгу каралган.
Шәһәрдә Тукай проспектындагы 31 нче йортның да түбәсен ремонт көтә, биредә электр челтәрләренең инженерлык системасы да төзек-ләндереләчәк, фасады да яңартылачак. Төзүчеләр проспектындагы 21 нче, 29 нчы йортларда да шушы ук эшләр каралган. Капиталь ремонт Белоглазов урамындагы 115 нче, Больничная урамындагы 3 нче, 5 нче, 6 нчы, Дуслык урамындагы 15 нче, Жуковский урамындагы 13 нче, 5 нче, Ленин урамындагы 20 нче, 3 нче, 59 нчы, 61 нче, 83 нче, 87 нче торак йортларга да киләчәк. Ә Ленин урамындагы 85 нче һәм Нефтьчеләр урамындагы 29 нчы йортларда төзекләндерү эшләреннән тыш лифтларны яңаларына алыштыру да планлаштырылган.
Маяковский урамындагы 4 нче, 76 нчы, Тынычлык урамындагы 3 нче, 9 нчы, Муса Җәлил урамындагы 23 нче, Нефтьчеләр урамындагы 43 нче, Пушкин урамындагы 29 нчы, 39а, 41а, Тельман урамындагы 58 нче, 58а, Чехов урамындагы 29 нчы йортлар да быел «яңа күлмәк» кияргә әзерләнә. Герцен урамындагы 90 нчы йортта да эшләрне рәсмиләштерү тәмамланачак.
Йортларның исемлеге аларның кайчан төзелгән булуларына, соңгы капремонттан соң узган вакытка, инженерлык челтәрләренең торышына карап төзелгән. Әлеге мөһим һәм җаваплы эшне идарәче компанияләр башкарган.
Йортлары капремонт программасына керми калганнарга район башлыгы Тимур Нагуманов кайгырмаска киңәш бирде. «Сезнең йортларны да ремонт читләтеп узмаячак, тик берочтан берничә йортта эш алып бару зур чыгымнар сорый, ә фондта ресурслар юк. Яшәгән йортыгызның түбәсе тишелеп ага башласа яки инженерлык челтәрләре эштән чыга икән, идарәче компанияләр әлеге проблемаларны берсүзсез чишәргә тиешләр. Әгәр дә инде сезнең гозергә биредә колак салмыйлар икән, Үсеш депар-таментына мөрәҗәгать ите-гез», - диде ул әлмәтлеләр белән турыдан-туры элемтә аша аралашканда. Исегезгә төшерәбез, Үсеш департаменты элек Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты дип атала иде.
Шушы көннәрдә халыкка капремонтка бәйле куанычлы хәбәр килеп иреште. Киләчәктә капиталь ремонт өчен түләүне авария хәлендәге торак фондта яшәүче кешеләр генә түгел, яшәү өчен яраксыз биналарда яшәүчеләр дә түләмәячәк икән. Бу турыда Россия Федерациясе Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Марат Нуриев белдерде. «Халыкны һәм милекчеләрне капиталь ремонт өчен түләүгә кагылышлы яңалыклар белән сөендерәсем килә. Гамәлдәге законнар нигезендә авария хәлендәге торак фондта яшәүче милекчеләр генә түләүдән азат ителгән. Калганнар капиталь ремонт өчен түләргә тиеш. Күптән түгел без яшәргә яраксыз булган торак урыннар буенча да капиталь ремонт өчен түләүдән азат итү турында закон проектын керттек. Безнең халык әлеге закон проектын уңай кабул итәр дип уйлыйм», - дип бәян итте ул.
Әлбәттә, уңай кабул итә-чәкләр. Агымдагы ел бераз катлаулы башланып китсә дә, тормыш бит үз агымында дәвам итә.
2022 елда шулай ук «Без-нең ишегалды» Президент программасы кысаларында Әлмәтнең 77 ишегалды төзекләндереләчәк. Программа тротуарларны һәм ишегалдына керә торган юлларны асфальтлауны, эскәмия һәм чүп савытлары, яктырткычлар һәм балалар өчен уен комплексын урнаштыруны күздә тота. Шунысы куанычлы, быелгы программага районның берничә авыл җирлеге тер-риторияләре дә кергән. Чупай, Рус Акташы, Кузайкино авылларында, Түбән Мактама бистәсендә дә ишегалды бәйрәмнәре гөрләп узар әле, дип ышанып каласы килә.
Шәһәребезнең һәм авыл җирлекләренең елдан-ел төзекләнә, матурая баруына чыннан да күңел куана, җирлегебез өчен горурлык хисләре уяна. Быел да бу эшләр тулы көченә башкарылыр дип өметләнәбез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа