Әлмәттә заманча биналар барлыкка киләчәк
...
Заманчалаштырылган. Әминов урамы буйлап - Ленин урамы, 171 нче йорт янында ике объект барлыкка киләчәк. Аларны инде булган ике фундаментта төзиячәкләр. Башта биредә бер үк төрле өч «башня» төзергә планлаштырганнар, әмма бер генә башняны төзергә өлгергәннәр. Калган икесен үзгә итеп төзеп бетерәчәкләр. Проект заманчалаштырылган. Биредә стилобат белән 16 катлы биек йортлар төзеләчәк, анда кибетләр, сервислар һәм башка социаль әһәмиятле нокталар урнашачак. Шулай ук биредә спорт һәм балалар зоналары, ял мәйданчыгы һәм 120 урынга исәпләнгән ике катлы паркинг булачак.
Торак йортлар арта. Гафиятуллин урамында (16 шар катлы өч «башня») һәм Төзүчеләр проспектында (18 катлы өч йорт) барлыкка киләчәк. Шулай ук соңгысында 9 катлы, Радищев урамында 5 катлы һәм Җәлил урамында күпфатирлы йортлар төзеләчәк. Соңгы йорт 6 һәм 8 катлы ике өлештән торачак.
Картиналар галереясы. Өчпочмак рәвешендәге ике катлы мәдәни учреждение музыка көллияте янындагы буш урында пәйда булачак. Анда күргәзмәләр узачак, балалар өчен түгәрәкләр эшләячәк һәм ресторан ачылачак. Түбәдә йөрү зонасы ясау каралган. Әлегә проект эшкәртү стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа