Табигый газ килеп җитәчәк
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Татарстанда масштаблы газ тоташтыру проекты гамәлгә ашырыла башлады.
Беренчеләрдән булып йорт участокларына бушлай табигый газ кертү процессы Иске Михайловка авыл җирлегенә караган Наратлы авылында башланды.
Газ кертү программасы буенча якын арада газга Наратлы авылында яңа йорт җиткерүчеләр тоташтырылачак. Биредә алар 20.
- Бу программаны без озак көттек. Йорт салучылар бар, шөкер, ә менә җылы бирү - проблема иде. Илдә программа булу белән халыкка хәбәр иттек, тиз арада барысы да документлар тапшырдылар, шулай итеп программага кереп тә киттеләр, - ди Иске Михайловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин.
Программада Әлмәт районында, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, йортлары салынып та әле-гәчә табигый газга тоташтырылмаган хуҗалар катнаша ала. Газны бушлай үткәрүгә гаризалар Дәүләт хезмәтләре порталында, Бердәм газ кертү операторы сайтында яки газ хезмәтенең территориаль эксплуатация-производство идарәләрендә кабул ителә.
Наратлы авылы кешеләре бу процедураларны җиңел-лек белән үттек дип искә ала.
- Процедура озак булмады. Җыйдык, тапшырдык, бирдек, рөхсәт алдык. Газ кертә башладылар. Бик шатбыз. Күптән көткән идек. Газ кергәч, Аллаһ бирсә, өйләребездә җылы булыр, - ди Динар Камалетдинов.
Наратлы Әлмәттән 18 км ераклыкта урнашкан. Шәһәрдән авылга күчәргә теләгән кешеләр өчен ерак ара түгел, тик күпләрне газ проблемасы куркыта. Ә менә курыкмаганнар йортлы да булган, газлы да булачак.
- Бу программа безнең авыл халкы өчен бик яхшы. Авылыбыз шәһәргә якын урнашкан, димәк, күченеп килеп, йортлар җиткерергә телүчеләр өчен мөмкинлекләр артачак, - ди Илсур Абдуллин.
Проблеманы чишәр өчен бүген авылга дүрт йөз метрга якын озынлыктагы газүткәргеч торба китергәннәр. Хәзер аларны төп газ линиясенә тоташтыру өстендә эшлиләр. Эшчеләргә авыл халкы да актив ярдәм итә. Авыл башлыгы сүзләренчә, эшләр апрельдә тәмамланырга да мөмкин. Чиратта тагын ике авыл - Кәски һәм Иске Михайловка көтеп тора. Наратлыда эш тәмам булуга, төзүчеләр анда күчәчәк.
Проект буенча респуб-ликада барлыгы 903 торак пунктта 18 мең йорт программага кертелүгә хокуклы. Аның өчен 135 км газүткәргеч салыну шарт. Үз хисабына газ үткәргән кешеләр компенсацияне техник тоташтыру программасы буенча үткәргән очракта гына ала алачак.
Алия Байрамалова
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа