Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Аулак өй»ле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам...

Бар иде вакытлар, Әлмәттә татар дөньясы, татар мохиты гөрләп тора иде. Ул - әлмәтлеләр күреп белә, таный торган шәхесләрнең берсе.

Иҗат кешесе, әлбәттә, эштән китсә дә, ул бервакытта да иҗаттан китә алмый. Чөнки ул башкалар күрмәгәнне күрә, тоя, сизә, башкалар борчылмаган сорау-мәшәкатьләргә борчылып «чирли».

Буй-сын, төс-кыяфәт, тавыш - болар барысы да сәхнә өчен туганлыгын ассызык-лап тора. Аның Әлмәттәге сәнгать юлы халык театрында Галиябану булып башланып китә. 1972 елда профессиональ сәхнәгә күтәрелә. Легендар режиссер Зәкия Туишева үзе чакыруы күп нәрсә турында сөйли. Әлмәт театры сәхнәсендә «яшәгән» унике ел унике көн кебек кенә үтә. Аннан юллар Розалия ханымны «Нефтьче» Мәдәният сараена алып килә.

Сүзебезнең кем турында барганын күпләр аңлаган-дыр. Әйе, безнең бүгенге кунагыбыз - үз вакытында Әлмәтнең «Ак туташ»ы, «Аулак өй» апасы булган Розалия Миргазиян кызы Солтанова.

Бүгенге көндә ул Азнакай районы Банки-Сукаеш авылында, туган авылын, туган нигезен саклап гомер итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң әнисен һәм авыру апасын карарга туган авылына кайтып китә.

- Җиде баланы үстергән нигезне ташлый алмый интегәм. Әти-әнием, туган-нар алдындагы бурыч җи-бәрми. Кайчанга кадәр булырмын, анысын әйтә алмыйм. Ләкин көчем җиткән кадәр монда яшим әле. Минем монда торуымның тагын бер сәбәбе: мин әле авылдагы ялгыз бер әбине дә үз янымда карап тордым. Гел түгел, ләкин былтыргы кышкы салкыннарда ул миндә яшәде.

Авыл советы да, староста да булам. Картлар йорты да оештырам, ташландык эт-песиләрне дә яклаучы булам, клубта да чыгыш ясыйм. Әлбәттә инде, барып тән-кыйтьләп кайта торган сыйфатларымны азрак «тышауда» тотам хәзер.

Җор телле, туры сүзле, халык коллективын җитәкләгән ханым 2000 елда кыскарту «дулкынына» эләгә. Җитәкчелек «акча китермәгән коллектив, үзегез турында үзегез уйлагыз» дигәннән соң, ул уйлый. Еллары шундый була. «Әлмәтнефть» хезмәткәре стажын югалтмас өчен вахтер булып та эшләргә туры килә аңа. «Атказанган» исемен йөртеп, исерекләр белән кайнаган тулай торакта эшләү җиңел булмый, әлбәттә. Ләкин ул күргән пычраклыклар, түбәнлекләр аның рухын сындырмый. Чөнки ул елларда зур-зур коллективлар кыскартуга эләгәләр. Аны төрле чаралар алып барырга, бәйрәмнәр уздырырга гел чакырып торалар. Ул үзенең кирәклеген югалтмый. Бер адым алга бару өчен ике адым артка атларга туры килә аңа. Һәм закон нигезендә, 53 яшендә лаеклы ялга китеп бара.

- Бүгенге көндә Сез нәрсә белән мәшгуль?

- Безнең бер генә урамлы кечкенә генә авыл. Үзәк - Зур Сукаешта. Мине бер чарадан да калдырмыйлар. Киләләр, чакыралар, барам, чыгыш ясыйм. Тукай көнеме ул, Өлкәннәр көнеме, 9 Май бәйрәмеме - берсе дә миннән башка узмый. Җиңүнең 75 еллыгына Халыкара онлайн сәнгатьле уку конкурсында катнаштым. Килеп яздырып киттеләр. Һәм мин «Кыр казлары» шигырен укып Гран-прига лаек булдым.

Авылга кайтканнан бирле балалар белән мин. Аларга Сабантуйлар үткәрәм, бүләкләр әзерлим. Өемә җыелып чәйләр эчәбез без. Шул балалар минем табигать белән бәйләнешемне исбатлаучылар. Инде кемнәрдер «югалды» дигән әйберләр дә, аларга карагач, югалмас дигән фикер, ышаныч уяталар. Мин бит аларны чакырып җыеп йөрмим. Алар миңа үзләре киләләр, «әбика» дип йөртәләр. «Әбика, син елама гына», «әбика, син кайчан тагын кайтасың», «әбика, син генә шундый тәмле үлән чәйләре белән сыйлыйсың»... Шатлансалар да, кайгырсалар да миңа йөгереп киләләр. Киләләр, өсләрен чишенеп ташлыйлар да диванга сузылып яталар. Мин аларны тыңлыйм, шигырьләр сөйлим, аларга сөйләргә өйрәтәм. Алар миндә бер мохит таптылар. «Әбика, без синнән башка чана шуарга чыкмыйбыз», диләр. Һәм алар мине тюбингка утыртып урам буйлап тартып баралар. Алар шушы авыл балалары, җитмәсә кунакка кайтучылары да кушыла.

Мин аларны усалланмас-ка өйрәтәм. Сәнгать сер-ләренә төшендерәм. Алар җанына ачкыч табам. Аларның сөйләгән шигырьлә-рен, биюләрен карап дәрт-ләндерәм. Урамда очрасалар да, сезгә нинди ярдәм кирәк, кайчан килик, дип сорап торалар, килеп кочаклап алалар.

Әлбәттә, үпкәләгән, күңеле төшкән чаклары да була Розалия ханымның. Хатын-кыз җаны бит ул. Ә күңел өчен кешеләр, тамашачылар алдында бер рәхмәт әйтүләре, аларның кул чабулары да җитә югыйсә.

- Мин әле «Халкым ми-нем»дә Азнакай исеменнән бик матур чыгыш ясадым.

Туган ил ул - алтын арышлар,

Туган ил ул - зифа камышлар.

Туган ил ул - иркен   болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен  бел генә.

Әйе, без Чатыр тау итәгендәге бер урамлы Банки-Сукаеш дигән авылым чирәмендә җиде бала тәгәрәп үстек, дип башлана ул.

Җиде йолдыз безнең йолдыз бит ул...

Ул сөйли, аның бөтен күзәнәге, җаны-тәне илаһи бер хис белән сугарыла. Карашлары әллә кая чиксез-леккә китеп югала. Әйтерсең, ул туган авылының чык төш-кән чирәменнән әкрен генә атлап бара да, чәчләрен җилләр иркенә туздырып, кечкенә колындай уйнаклап чабып китә. Аннан туктап хәл ала һәм кыр казлары белән югары күтәрелә... Бу - Розалия Солтанова. Бары ул гына шулай булдыра.

Күңеле, җаны иҗат, матурлык белән тулганга да янәшәдәгеләрнең хыянәтен, үзенә карата гаделсезлеген авыр кичерә ул.

 

Розалия Миргазиян кызы Солтанова белгечлеге буенча шәфкать туташы. Аның иҗади                 җанына әлеге һөнәре шулкадәр ятып тора. Җырлы-моңлы гаиләдә үскән Розалия бөтен булмышы белән сәнгатькә тартыла. Гомумән, балачагы да Азнакайда интернат-мәктәптәге сәнгать тирәсендә уза.

 

Аның бөтен гомере, язмышы татар милләтенә, халкына матурлык өләшүгә багышланган. Ул оештырган «Татар кичәләре» клубы, «Аулак өй»ләр милләтебезнең гасырлардан килгән күңел байлыгын, яшәү рәвешен, тапкырлыгын, фикерләү куәсен, аралашу тәртибен, халык авыз иҗатын, җыр-бию сәнгатен еллар дәва-мында халкыбызга кайтарды. Үзенең халыкчанлыгы белән заманында Мәскәү, Рига сәхнәләрендә чыгыш ясады.

Ул һәрвакыт хәрәкәт-тә, эзләнүдә, үзен камилләштерүдә. Читтән торып Мәскәү халык сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. Бөтен күзәнәге белән халык традицияләрен, йолаларын өйрәнә, аларга яңа рух өсти. Шуңа да ул Әлмәтне генә түгел, ә рес-публиканы дер селкеткән «Аулак өендә» елына дүртәр премьера куя.

 

Ул бүген дә әлмәтлеләр өчен милләт сагында торган «Аулак өй» апа булып яши. Җисми яктан    Чатыр таулы туган авылында гомер итсә дә, җаны, күңеле белән ул бүген дә Әлмәттә.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса