Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Белгеч кайсы товарларга бәяләр төшәчәген әйтте

Бүген күп кенә товарлар февраль башына караганда 25 процентка кыйммәтрәк, әмма бу җитештерүчеләр Россия базарыннан китү аркасында кытлык барлыкка килгән товар төркемнәренә кагылмый.

CMS Institute икътисад һәм финанс тикшеренүләре департаменты хезмәткәре Николай Переславский «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Барыннан да элек бу автозапчастьләр, төзелеш техникасы һәм бизәкләү материаллары, кайбер дарулар, компьютерлар өчен комплектлау җиһазлары, аерым телекоммуникация җиһазларына кагыла, дип өстәде ул.

Переславский билгеләп үткәнчә, Россия валютасы ныгыгач, кайбер төр товарлар арзанайды. Мисал өчен, смартфоннар. Бәяләрнең алга таба арзанаюы параллель импортның ничек җайга салынуына бәйле булачак – товарларны соры схемалар буенча китергән очракта, агымдагы бәяләр 30 процентка кадәр төшәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса