Әлмәттә медицина хезмәте ветераны Лидия Зайцева вафат булды
Лидия Зайцева "Почет Билгесе" ордены кавалеры. "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ул 1932 елның 10 декабрендә Башкорт АССРның Туймазы районы Никитинка авылында туа. 1956 елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый.
1956 елдан 1968 елга кадәр «Әлмәтнефть» НПУ МСЧ поликлиникасының цех табиб-терапевты, участок табиб-терапевты, 1968 елдан 1973 елга кадәр – «Әлмәтнефть»НГДУ МСЧ поликлиникасының терапия бүлеге мөдире булып эшли. 1973 елдан 1974 елга кадәр вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза буенча баш табиб урынбасары, 1974 елдан 1989 елга кадәр – поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары, 1989-1998 елларда – поликлиниканың терапия бүлеге мөдире була. 1998-2004 елларда - Әлмәт районара медик-социаль экспертиза бюросының табиб-терапевты.
Лидия Зайцева "Почет Билгесе" ордены кавалеры. "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Медсанчастьнең Мактау китабына, Әлмәт шәһәренең Мактау китабына (1980) кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа