Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Белгеч балага карата буллинг булганда, әти-әниләргә нәрсә эшләргә ярамаганын әйтте

Һава Шәйдуллина буллингка юлыкмас өчен, иң элек гаиләдәге проблемаларны хәл итәргә киңәш итте.

Гаилә психологы Һава Шәйдуллина мәктәптә, я башка урында балага карата буллинг булганда, ата-аналарга ниләр эшләргә ярамаганлыгын сөйләде.

«Беренчедән, буллинг ясаган балага агрессия күрсәтергә ярамый. Рәнҗетелгән баланың әти-әниләре буллинг ясаган баланы орышып кайтканнарын ишеткәнем бар. Икенчедән, мәктәпкә барып, гауга чыгарырга да кирәкми. Бу очракта хәл катлауланырга гына мөмкин», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Һава Шәйдуллина сүзләренчә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр баланың җәмгыятьтә үз-үзен тотышына зур йогынты ясый.

«Гомумән, баланың җәмгыятьтәге үз-үзен тотышы – гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең чагылышы ул. Шуңа күрә әти-әниләргә үз өсләрендә эшләргә, гаиләдәге проблемаларны чишәргә, баланы психологка йөртергә кирәк. Дәвалау программасы кирәк икән, аңа кимсетелгән баланы гына түгел, ә агрессия күрсәткән баланы да алып килергә кирәк», - диде психолог.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса