Әлмәттә Әхмәтовлар гаиләсенең алтын туйлары узды
Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Мидхәт улы һәм Галина Ивановна Әхмәтовлар алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Рөстәм Мидхәтович белән Галина Ивановна бер институтта, бер курста укыйлар һәм Ижау шәһәрендә бер тулай торакта яшиләр. Шунда аларның дуслык, мәхәббәтләре башланган. 3 курсны тәмамлаганнан соң, 20 яшьтә алар үз гаиләләрен теркәргә карар кылалар.
Рөстәм Мидхәтович гомерен сәнгатькә багышлый, Галина Ивановна 30 еллык стажы булган педагог.
Бәхетле гаиләдә Әхмәтовларның өч кызы: Соня, Светлана һәм Вероника дөньяга килгән. Бүген аларны 4 онык һәм 2 оныкчык уңышлары белән куандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа