Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Терентьев Василий Терентьевич 85 яшьлеген билгеләп үтте
13 августта автотранспорт тармагы ветераны, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Терентьев Василий Терентьевичка 85 яшь тулды.
Совет, шәһәр һәм район башкарма комитеты, депутатлар корпусы һәм район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән юбилярны Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
"Бу тантаналы көндә игелекле тормышлы, якты уй-фикерләргә бай һәм барлык буыннар өчен лаеклы үрнәк булып торучы сезгә хөрмәт белдерергә рөхсәт итегез. Һәрвакыт шундый ук шат күңелле, сәламәт һәм озын гомерле булып калыгыз", - дип теләде Роза Әфлятунова юбилярга.
Бу көнне социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, ветераннар Советы вәкиле Әнисә Ямалиева, балалары, туганнары һәм якыннары Василий Терентьевичка изге теләкләрен җиткерделәр.
Терентьев Василий Терентьевич тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән. Әмма ул үзенең беренче хезмәт елларын Әлмәттә башлый.
"Бу 1955 елның 18 мартында була. Миңа ЗИС-5 автомобиле бирелде. Шатлыгым һәм горурлыгымның чиге булмады. Самолет штурвалы артына беренче тапкыр утыручы очучылар да бу кадәр шатланмыйдыр, мөгаен. Бу хисне мин беркайчан да онытмаячакмын... безнең бригада Чупай карьерасыннан Ленин урамында йортлар төзү өчен таш ташыды. Ул чакта барысы да кулдан иде. Ничек хатын-кызлар бу ташларны ташый ала иде, моңа кадәр гаҗәпләнәм", - дип искә ала Василий Терентьевич.
Аннары Совет Армиясендә хезмәт иткән еллары була. Танкист була, аннары аны Байкал арты хәрби округы шоферы итеп билгелиләр.
"Бу бик җаваплы эш иде. Дивизия штабына һәрвакыт Мәскәүдән һәм Читадан дәрәҗәле кунаклар килде. Кирәк чакта алар белән сөйләшүгә ярдәм итәргә, аларның йөкләмәсен вакытында үтәргә кирәк иде", - ди ул.
Армиядән соң, партия чакыруы буенча, яшь егет ГЭС төзелешенә китә. Анда ул булачак хатыны Валентина Ивановна белән таныша һәм аның белән язмышын бәйли. Менә инде 60 елдан артык тату гомер кичерәләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Ә Василий Терентьевның хезмәт эшчәнлеге 1962 елдан бирле Әлмәт пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсе белән тыгыз бәйләнгән. Озак еллар ул якын – тирә авыллардан-Кичүчат, Чупай, Мәмәт авылларына шәһәр яны маршруты буенча хезмәт күрсәтә.
"Күпләр өчен бу эшкә бару өчен бердәнбер транспорт чыганагы булды. Мин һәрвакыт үз пассажирларыма ихтирам белән карадым, аларның рухына ярдәм итәргә, кәефләрен күтәрергә, кирәк булганда ярдәм итәргә тырыштым. Ул чакта хезмәт хакы урынына капчыклап он бирәләр иде. Аларны адреслар буенча таратырга туры килә иде", – дип сөйли Василий Терентьевич.
45 елдан артык улбер җирдә эшләгән. Иң яхшыларның берсе булган. Авыл халкы АПОПАТ җитәкчелегенә намуслы һәм ярдәмчел шофер Василий Терентьевка рәхмәт сүзләре белән хат язганнар. Ул «Татар транспорт идарәсенең иң яхшы йөртүчесе» дип табыла, хезмәт коллективы советы рәисе итеп сайлана (1988-1991). Күпьеллык хезмәте өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» (1986), «Хезмәт ветераны» (1987) медальләре, КПССның Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитеты (1987) Мактау грамотасы, РСФСР автотранспорт министрлыгы һәм автотранспорт хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк Комитеты «Юл һәлакәтләреннән башка күп еллар эшләгән өчен» I дәрәҗә автотранспорт хезмәткәрләре үзәк комитеты билгесе белән бүләкләнгән.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа