Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ни өчен цифрлы телеканаллар тотмый?

2019 елда Татарстан Республикасы аналоглы телевидениедән цифрлыга күчте.

Әлеге формат сурәтне һәм тавышны сыйфатлырак тапшыруны күздә тота. Ләкин берәүләр 20 канал арасыннан күңеленә хуш килгәнен көн дә рәхәтләнеп караса, икенчеләре сигнал өзелү белән интегә. 

Шундый шикаять белән безнең редакциягә Әлмәт районының Аппак авыл җирлегеннән мөрәҗәгать иттеләр. «Цифрлы телевидениегә күчкәннән бирле сигнал гел өзелү ягында. Нәрсә эшләргә дә белмибез», - дип аптырыйлар әлеге авыл кешеләре.  

Сигнал югалуның сәбәпләре берничә булырга мөмкин: кабельләр дөрес тоташмау; антенна кабеле өзелү; провайдер трансляцияне өзү; телевизор искерү. Тагын бер еш очрый торган сәбәп - начар һава торышы аркасында антенна көчәйткеч сафтан чыгу.

Гадәти антенна ярдәмендә телевизор караучылар махсус приставкалар тоташтырырга тиеш. Приставкалар яңа чыккан телевизорларның үзләрендә үк урнаштырылган.
Беренче чиратта, сезнең телевизорыгызга тоташтырылырга тиешме ул приставка яисә юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Тиеш булса, белгеч ярдәмендә урнаштыртыгыз. Ә белгеч көйләгәннән соң да каналлар күрсәтмәсә, Рос-комнадзорга шалтыратырга мөмкин.

Оешманың кайнар телефон номеры:  +7 (843) 528-04-11.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса