Әлмәттә 17 нче игезәкләр тууы теркәлде
16 сентябрьдә гаиләдә ике кыз туган.
Шатлыклы вакыйга Шәйдуллиннар Илнар Минрахман улы һәм Айгөл Фәнил кызы гаиләсендә булды. 16 сентябрьдә аларның ике кызлары туа. Бу аларның гаиләсендә беренче балалар. Яңа туган сабыйларга Сәмирә һәм Сәминә исемнәрен куштылар.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турындагы таныклыкларны, Татарстан республикасы президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Фото: ЗАГС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа