Иҗатында диңгез шавы
Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин 1952 елның 9 маенда Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында дөньяга килә.
Үз язмышын диңгез-океаннар, нефть промыселлары белән бәйли. Бүгенге көндә Әлмәт каласында яши. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хез-мәткәре, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.
Әхәт Хәбибуллинның язучы булып китүенә диңгездә хезмәт итүе бик нык этәргеч булганлыгына аның әсәрләре үк дәлил. Ул әдәбиятка «Ялгыш язмышлар» исемле романы белән килеп керә. Анда диңгезчеләр язмышы, тормышы сурәтләнә. Соңрак язучының «Чал Калатаулы Түбән Чаллы» дип аталган фәнни-тарихи-әдәби әсәре дөнья күрә. Шигърияттә дә үзен сыный Әхәт Хәбибуллин. «Бөтендөньяга бер юл», «Дөнья халкы, уян-уйла!», «Ул океаннарны берләштергән» җыентыкларында күңел түреннән чыккан уй-киче-решләрен, хисләрен сыйдырган шигырьләре урын алган.
«Ул океаннарны берләш-тергән» җыентыгына «Сүз башы»нда күренекле язучы Айдар Хәлим: «Әлмәттә үткән көннәрем өчен тагын бер кат куандым. Ни өчен дигәндә, мин анда моңа кадәр үземә таныш булмаган Әхәт Хәбибуллин дигән шагыйрьнең искиткеч үткен, тирән хисле һәм җанны актарып чыгара торган шигырьләрен укыдым. Чыннан да, тетрәтте алар мине. Әхәттә безнең беребездә дә булмаган караш бар. Ул тирән киная, яшьлек шаяруы, егетләрчә сүз уйнату белән сугарылган», дип яза.
Ничәмә-ничә еллар үтүенә карамастан, диңгез-океаннарга булган мәхәббәте, сагышлары сүрелмәгән. Шигырьләрендә фәлсәфи уйланулар кызыл җеп булып сузылган. Димәк, иҗат дәвам итә.
Лилия Фәрхетдинова,
балалар язучысы,
Р. Төхфәтуллин исемендәге
премия лауреаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа