Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Укытучым, сиңа атап...

«Бәйрәмнәр кирәк сиңа да, бәйрәмнәр кирәк миңа...» дигәнрәк эчтәлекле шигырь ишеткәнем бар иде. Кирәктер инде ул бәйрәмнәр.

Без бит бәйрәм ясарга, «шоу» дигән шау-шу куптарырга өйрәнеп җиттек. Аның бит бәйрәмнәре дә күп, санарга кул бармаклары гына да җитә торган түгел.

Гел бәйрәмнәрсез дә булмас инде, булсын. Елап кына утырып булмый бит. Яхшыга өметләник, яхшыга юрыйк.

Ә менә вакытына, вәзгыя-тенә, кемнеке булуына карап, бәйрәмне ни дәрәҗәдә үткәрү турында уйланырга кирәктер.

Менә бу атнада Укытучылар көне билгеләп үтелде. Элек, без укучы вакытларда, әлеге бәйрәм октябрь аеның беренче якшәмбесе иде. Хәзер инде, эткәләп-төрткәләп йөри торгач, аерым көн билгеләделәр. Әлбәттә, бу бәйрәмне дә мәктәпләрдә һәм шәһәр кү-ләмендә үткәрәләр. Гадәттә, ул укытучыларның үзләре, хезмәт хаклары кебек, бик тыйнак кына узып китә. Ә бит, уйлап карасаң, Укытучылар көне бәйрәмнәрнең бәйрәме булырга тиеш, югыйсә. Бүген түр бүлмәләр-дә ил, дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итеп утыручы зур түрәләрне, җитәкчеләрне, депутатларны, сәгатенә фәлән мең сум сорый һәм ала торган бәйрәм-кичәләр үткәрүче тамада-алып баручыларны, бүгенге эстраданың такмак әйтүче иң популяр «йолдыз»ларын да бер авыл мәктәбендәге «фәлән апа» яки шәһәрдәге «Мария Ивановна» укырга, язарга өйрәтеп, зур дөньяга чыгарган. Шул апалар бит әлифне таяк дип тә белмәгән, ә бүген затлы кәнәфиләрдә «Фәлән Фәләнович» һәм «Фәлән Фәләновна» булып утыручыларның хәлсез бармакларыннан тотып, алар янәшәсендә бөкрәеп язарга өйрәткән, елаганда юаткан, башка балалар күргәләгәнче дип, борыныннан карап торган «яшькелт-сары кунак кызларын» сөртеп алган. Бүген алтын каләм белән «Утверждаю», «Согласовано», «Выдать», «Не выдать» дип төрле килешүләргә, финанс-акча документларына саллы култамгалар салып утыручыларның гади генә каләмнәре өйдә онытылып калганда, шул укытучы апалар үзләренекен биреп торалар иде. Синең һәр шатлыгыңа сөенеп, уңышсыз адымыңа кайгыручылар да шулар иде. Син алган «икеле»не төзәтү өчен дә йөз суын түгеп, үзенең коллегасы алдында түбәнсенеп синең укытучың йөрмәдеме? Укыгыз, зур кешеләр булыгыз дип әйтмәдеме безгә укытучыларыбыз? Яхшылыкны сүз белән түгел, эшләре белән дәлилләделәр бит алар. Бүгенге җитәк-челәрнең, түрәләрнең, депутатларның, «новый русский»ларның, «текә татарлар»ның күбесе репетитор дигән сүзне ишетмичә дә мәктәп тәмамладылар.

Ул көннәр булмаган да кебек артта калды. Йомшак кәнәфиләр, зур дәрәҗәләр, күп акчалар хәтерне бетерә, күрәсең. Гадәттә, яхшы укучы «мин үзем белдем», ә «өчле»гә укучы «мине апа өйрәтте» дип әйтә диләр. Әллә чыннан да хакмы икән?

Ныклап уйласаң, нәкъ менә бу бәйрәм бөтен халыкныкы, бөтен һөнәр ия-ләренең бәйрәме. Кем генә булып, кайда гына эшләмә, нинди биеклекләр яулама - шул гади генә укытучы апа-абыйлар сиңа юл күрсәткән. Әгәр дә бүлеп чыксаң, ничә кешегә бер укытучы туры килер иде икән? Бәлки укытучылар артык күп булмаганга я Мәдәният сараенда, яисә берәр мәктәп-гимназиядә генә үтәдер бу бәйрәм. Алар хөрмәтенә җырчы «йолдызлар» да чакырылмый, кыйммәтле бүләкләр дә өмет итмиләр алар.

Чәчәк бәйләме һәм кемгә катыргы, кемгә йомшак тышлы Мактау кәгазьләре дә җитә аларга. Гәрчә андый Мактау кәгазьләре күбесендә, халык шагыйре Клара Булатова әйткәндәй, «токмачлы аш пешерерлек» инде. Алар бит бик тыйнак, аларга затлы бүләкләр бирү килешми. Алар бит үз укучылары чыгып биесә, җырласа да шатлана. Аларга шул кыйммәт...

Бар, Укытучылар көне дип аталучы изге бәйрәм барлыгын онытмаучылар да аз түгел. Ихластан, эчкерсез һәм тыйнак кына укытучыларын котлыйлар, хәлләрен беләләр, сәламәтлек телиләр. Үзләрен һаман да укучы итеп тоеп, кызарып янәшә утырып чәй эчәләр. Элеге бәйрәмнең кыйммәтен йө-рәкләре белән тоялар.

Нәкъ менә әлеге бәйрәмне бөтен шәһәр-авылларны              шаулатып үткәрергә иде. Менә кемнәр хөрмәтенә аттырырга иде ул салютларны.

Без өйләнгәч төн кыскарды дигәндәй, тагын булмады. Бүгенге шартларда акыллы кешеләр салют атып бәйрәм ясап ятмыйлар инде.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса