Телләре «әйбәт» сата
Булган хәл
Соңгы вакытларда әллә нигә кибетләрдә дә йөрисе, яңа әйберләр дә карыйсы килми башлады әле.
Көндәлек кирәк-яраклардан, азык-төлектән тыш, яңа кием-салым, йорт җиһазы сатып алу яки аларны карап йөрү генә дә күңелне күтәреп, җанга рәхәтлек бирә торган иде. Шул хисләр кабаттан уянмасмы дип, калабызның бер сәүдә үзәгенә юл алдым. Керә-керешкә коридор буйлап бүлеп куелган сәүдә залларындагы, заманча әйтсәк, «бутиклар»дагы урындыкларга утырган сатучы кызларга күзем төште. Берсе көнбагыш чиртә, берсе телефонда казына, өченчеләре бергә җыелышып гәп куерта. Мондый кызлар эшләгәндә ничек сәүдә бара торгандыр - башка сыймый. Заллар бит буп-буш. Шулай да бер бутикта вешалкада эленеп торган зәңгәр күлмәк игътибарымны җәлеп итте. Кердем, карыйм. Сатучы минем якка әйләнеп тә карамый, көнбагыш чиртүен дәвам итә. Күрәм, күлмәк минем гәүдә үлчәменә туры килми, бераз кечкенәрәк. Теге сатучы кыздан: «Бу күлмәкнең фәлән размеры бармы тагын?» - дип сорадым. Кыз миңа бик дорфа гына: «Юк!» - дип җавап бирде дә, гәүдәмә мыскыллы караш ташлады. Мин хәтта оялып киттем һәм тиз генә теге бутиктан чыгып китү ягын карадым. Калганнарына кереп йөрү теләге бөтенләй калмады. Менә әйтегез әле, нигә шундый соң безнең кала сатучылары? Әллә сәүдәгә гел шундый «нервный»ларны алалар микән? Ә бит күрше шәһәрләрдә, шул ук Яр Чаллыда, Лениногорск һәм Бөгелмәдә дә алай түгел. Хуш исләр аңкып торган залларда шулкадәрле ягымлы сатучылар эшли. Алар синең бер алдыңа, бер артыңа төшәләр, бер күлмәк ярамаса, икенчесен алып киләләр, комплиментлар әйтәләр. Ни өчен безнең Әлмәттә сәүдә дәрәҗәсе шулкадәр түбән икән соң? Әлбәттә, бар сатучыларны бер калыпка салып әйтүем түгел, араларында яхшылары да очрый. Ләкин яртысыннан күбесе дорфа. Культура, этикет дигән төшенчәләр алар өчен ят.
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Ярый, шуны дәлилләп, алга таба дәвам итәм. Монысы инде калабызның хуҗалык кирәк-яраклары сата торган эре сәүдә үзәкләренең берсендә булган хәл. Сәүдә үзәге рәтләре буйлап йөри торгач, бик матур клеенкага тап булдым. Клеенка рулонлы, ә миңа метр ярым озынлыкта гына кирәк иде. Шунда касса янына барып, шул клеенканы кисеп бирүләрен сорадым. Кассада утыра торган кыз кесәсеннән рация телефоны тартып чыгарды. «Подойдите кто-нибудь, надо клеенку отрезать», - дип кемгәдер мөрәҗәгать итте. Ул әйтүен әйтте, тик минем янга килүче генә булмады. Дубль ике. Залда йөрүче бер сатучы кызны күреп, аның янына килдем һәм гозеремне әйттем. Теге кыз кесәсеннән теге кассадагы кыз шикелле үк рация телефоны тартып чыгарды һәм: «Надо клеенку отрезать, подойдите», - дигән шул ук сүзләрне кабатлады. Кабат көтәм, 10 минут, 15 минут... Юк, беркем килми. Инде кайчы алып, теге клеенканы үзем кисәр дәрәҗәгә җиттем. Шуннан кул селтәдем дә, ярар, бүтән вакытта алырмын әле дип чыгуга юл тоттым. Ишек кырында утырган кассир: «Ну что, а где клеенка?» - дип куйды. «На месте», - мин әйтәм. «Как? Никто не отрезал что ли?» - ди бу һәм кесәсендәге рация телефонына үрелә. «Ради бога, не надо!» - дип кычкыруымны үзем дә сизми калдым. Менә шулай эшли безнең сатучылар кибетләрдә. Ул сәүдә ничек барадыр да, нинди табыш китерә торгандыр, белмим.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа