Армиягә китәр чак җитте
Әлмәт җирлегендә язгы чакырылыш кампаниясенә старт бирелде.
Хәрби хезмәткә чакыру 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу язда Россиядә 147 мең егет солдатка алыначагы билгеле булды. Армия сафларын 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр булган ир-егетләр тулыландырачак. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш барышында солдатка алынучыларның барысы да хезмәтләрен РФ территориясендә узачаклар дип ышандыралар. Әлбәттә, берничә төркем егетләр армиягә бару вакытын кичектереп тору хокукына да ия. Студентлар, ялгыз әтиләр, өч яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр шушы исемлектә. Бу исемлеккә үткән елны IT белгечләрне дә өстәп куйганнар иде.
Әлмәт хәрби комиссариаты хәбәр иткәнчә, язгы чакырылыш барышында 200 гә якын әлмәтле армия сафларында хезмәт итәргә китәчәк. Аларның һәрберсе Әлмәт районы һәм безнең республика данын лаеклы һәм намус белән якларга тиеш. Армиядә хезмәт итү - изге бурыч. Һичшиксез, дәүләт иминлеген тәэмин итү өчен көчле рухлы патриотлар кирәк. Әлмәт җирлегеннән хезмәткә алынган ир-егетләрнең ярдәме белән илебез чикләре тулы иминлектә булыр дип ышанабыз. Армиядә хезмәт итү елы бик тиз узып китә, ә хәтердә гомер буе саклана.
Әлбәттә, улларын солдатка озатучы әти-әниләрдә төрле борчулы сораулар да туарга мөмкин. Алар өчен «Кайнар линия» эшли.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы «Татарстан Республикасы хәрби комис-сариаты» бүлегендә язгы чакырылыш буенча «кайнар линия» эшли башлады.
Сораулары булганнар 8(843)221-60-06
телефоны буенча шалтыратып, армия хезмәтенә кагылышлы гозерләрен җиткерә алалар.
Мөрәҗәгатьләр көн саен иртәнге сәгать уннан алып көндезге сәгать уникегә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа