Матурлыкны күрә белик
Һәр көн яшь буынны күреп, алар белән аралашып, без үзебезнең яшьне дә сизмибез, тышкы кыяфәтне дә тоймыйбыз.
Бездә көнләшү, аларга тиңләшү дигән кичереш тә юк. Без алар белән бер дулкында. Яшьләр безне үзләренчә тоя, үзләренчә хөрмәт итә.
Бервакыт бик авырып хастаханәдә утырам. Шактый гына өлкән кеше, аккош кебек йөзеп, ябалак кебек үткен күзләре белән елмаеп, минем яныма килеп утырды. «Мин сезне күптән күзәтәм, сез укытучымы?» – диде. Мин дәшмәдем, елмаеп кына куйдым. Чөнки һәрбер кеше безнең һөнәрне үзенчә күз алдына китерә. Үзенең мәктәп еллары белән «үлчи». Хәзер инде моңа күнегеп киләм һәм аларны аңлыйм. «Тормыш тәҗрибәсен» үзгәртеп булмый, тырышмыйм да. Үзеңнеке – үзәктә диелгән. Менә шул күркәм апа гомер буе директор булган, аның яше бик өлкән. Ләкин күзендәге чаткысы, башындагы зәвыклы фуражкасы аны әле һаман яшүсмер итә. Фикерләре дә, сөйләве дә нәкъ яшьләрчә, җиңел һәм рәхәт. Шактый аралаштык әлеге ханым белән. Күңелемдә якты уйлар, якты кичерешләр пәйда булды. Җаныма шифа, дәва таптым мин.
Һәм менә бүген уйлап утырам: бары тик матурлыкны күрә белү, мәхәббәт һәм янәшәдәгеләреңне ярата белү, кичерешләрен тою, аңлау, аларны тыңлау җанга рәхәтлек, яшәүгә мәгънә бирә. Саклыйк үзебезне, яратыйк бер-беребезне. Бәхетле, сәламәт булыйк!
Луиза Фарукшина
Мәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа