Әлмәтлеләрдән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз!
Салкыннар һәм җылыту сезоны башлану белән янгыннар саны кискен арта. Еш кына бу электр приборларын һәм мичләр эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу яки төзексезлекләр белән бәйле.
Янгыннарны кисәтү максатларында янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәгез:
кулдан ясалган һәм ватык җылыту приборларын кулланмагыз;
берничә прибор өчен бер розеткага каулланмагыз;
кабызылган электр приборларын озак вакыт караусыз калдырмагыз;
төзек булмаган электрүткәргечне файдаланмагыз;
эшләгән мичне караучысыз калдырмагыз, аны эксплуатацияләү алдыннан мичнең торышын тикшерегез, тиз кабынучан һәм янучан сыеклыкларны яндыру өчен кулланмагыз.
Шырпыларны, зажигалкаларны балалар өчен мөмкин булмаган урыннарда саклагыз.
Балаларга ут белән уйнау куркынычын аңлатыгыз!
Янгын чыкканда 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа