Көнчелек араларны өзмәсен...
Бу дөнья нигә шулай рәхимсез икән? Ни өчен кешеләр шулкадәр дәрәҗәдә усалланды һәм бер-берсен күралмый башлады? Кем гаепле соң монда? Яшерен-батырын түгел, берәр кешегә авырлык килгәндә кайберләребез шатлана гына бит.
Мисал өчен, интернетта берәр билгеле шәхес белән булган күңелсезлек турында яңалык астындагы комментарийларга гына күз салсаң да, шаклар катасың - андагы негатив чамадан артып китә хәтта.
Ни өчен кеше әлеге негатив чәчүдән тәм таба соң? Җавабы бар моның - гап-гади көнчелек бит бу. Бу яман сыйфаттан кешеләр бер-берсен күралмаска әйләнә. Көнләшү хәтта җинаятьләргә этәрә, илләр арасында сугышлар килеп чыгуга да сәбәпче була. Көнләшү кебек начар гадәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын гап-гади тормыш мисалында әйтеп китик. Минем бер якын дус кызым бар. Үзе бар кешедән үлеп көнләшә һәм шуның өстенә бик каты мактанчык.
Матур аяк киеме яки модалы кием аламы - мактана, чәчен буйыймы - мактана. Мин исә аның бу хикмәтләренә сокланырга тиеш. Шулай эшләмисең икән - тота да үпкәли. «Син миннән гел көнләшәсең», ди. Мин инде аның әйткән нахак сүзләрен ишетмәскә тырышам. Ике-өч көн сөй-ләшмибез, аннан тагын дуслашабыз һәм бар да кабат үз урынына кайта кайтуын.
Бервакыт дустым өй кинотеатры сатып алды. Га-дәттәгечә мактанырга тотынды. Плазмалы техниканың бар функцияләрен сөйләп чыкты. «Кара әле, дускаем, ул үзе чәй дә ясап бирми микән?» - дип куйганымны үзем дә сизми калдым. «Нинди чәй?!» Дускаемның авызы турсайды. «Эх, син, көнләшмим дигән була бит әле. Алдакчы. Көнләшеп утыра икән», - дия-дия, дустым үпкәләп чыгып та китте. Икенче көнне без икәү табигатькә ял итәргә чыгарбыз дип сөйләшкән идек - барып чыкмады. Дустымның, борынын өскә чөеп, машина руле артына чыгып утырганын һәм аннан соң ишегалдыннан выжлатып чыгып киткәнен тәрәзәдән карап калдым.
Мин исә паркта йөреп керергә дип план кордым. Анда күршебез Галимҗан аганы очраттым. «Әй, күр-шекәем, хәтерләсәгез, сез бервакыт миңа телелотерея уйныйм дигән идегез». «Әйе. Ә нәрсә булды?» - дим. «Ничек инде нәрсә булды? Кичә телевизордан безнең шәһәрдән бер яшь кенә ханым лотереяда акча откан диделәр. Мин бәлки бу бәхетле ханым сездер дип уйладым. Әгәр дә шулай икән - сезгә карап кайберәүләр ачуларыннан яки көнчелектән шартларга мөмкиннәр», - ди. «Әйе, бәлки отканмындыр», - дип куйдым мин җавап итеп. «Ә нигә әйтмәдең?» - ди күршем. «Соң андый әйберләр турында кешегә сөйлиләр димени?» - дип әйттем дә сумкамны боргалый-боргалый китеп тә бардым. «Әй, көнләшсеннәр әле. Иманым камил - бүген кичкә минем лотереяда отканымны йорттагы бар кеше беләчәк», - дип шатландым үзем. Ялгышмаганмын
икән - кичке сигезләр тирәсендә дус кызым йөгереп тә керде. Кулына шампан шешәсе тоткан. Дуслашасы килгәнлеге күренеп тора. Сүз артыннан сүз китте. Әй, мин тегене алдыйм рәхәтләнеп. Төркиягә яки Канар утравына китәргә әзерләнәм, дигән булам. «Нигә миңа әйтмәдең лотереяга отканыңны? Якын дустым дигән буласың тагы», - ди бу миңа. «Менә әйттем бит. Йөзеңдә шатлык күренми, көнләшәсеңдер әле», - дим тегеңә. Әйтүем булды - ип-тәшкәемнән җилләр исте. Ишекне шап итеп ябып чыгып та китте.
Шулай бер ай вакыт узгандыр. Дустым белән аралашмадык. Бервакыт кичен эштән кайтып киләм. Күз кырыем белән бер озын буйлы ир-атның артымнан калмый ияреп барганын шәйләп алдым. Ялгышмаганмын - теге ир подъезд ишеген артымнан тотып калып бәреп керде дә җилкәмнән эләктереп мине лифтка төртеп диярлек кертте: «Әйдә, тиз бул, акчаңны бир дә, тай. Бирмәсәң, колак төбеңә берне куям хәзер!» - ди бу. «Минем йөз сумым гына бар», - дим тегеңә, калтыранып. «Алдама, отышыңны кая куйдың?» - ди. Шунда мин чын-чынлап куркуга калдым. Уф, ник мактандым икән?! Курка-курка лифт төймәсенә бастым. Шул рәвешле үзем яшәгән катка күтәрелдек. Лифт ачылу белән теге бандит җилкәмнән җилтерәтеп фатирга өстери башлады һәм... кинәт кенә идәнгә лапылдап ауды. Борылып карасам, аның артында шампан шәрабе шешәсен кулына тоткан дустым басып тора. Шул шешәсе белән теге бәдбәхетнең башына суккан, күрәмсең. Идән буйлап ярылган карбыз тәгәри. «Менә синең яныңа дуслашырга дип бара идем әле. Бу бәндә исән микән?» - дип куйды дустым. Ул үзе дә шок хәлендә иде. Полиция чакырдык, алар киткәннән соң шампан шәрабе тулган бокалларны үзебезнең исәнлек өчен күтәреп куйдык тагын. Барысы да көнләшерлек дуслыгыбыз яшәсен!
Әйе, көнчелек бик начар нәрсә ул. Көнләшеп, тормышыбызны ямьсезләмик, артык шапырынмый гы-на, бар булганына куанып яшик. Рәхимсезлек-шәфкатьсезлекнең нигезендә шул көнчелек ятканын исе-бездән чыгармыйк!
Резеда Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа