Җырчы Алия Исрафилова яңа ел бәйрәменә чыршы урынына нәрсә кулланырга җыена?
Җырчы Алия Исрафилова үзенең инстаграм битендә яңа ел бәйрәме белән бәйле фикерләрен язган.
“Инстаграм лентасы Яңа ел рәсемнәре белән тулды. Халык узыша-узыша чыршы бизи. Без дә аны чыгарып куярбыздыр инде, озакламый.
Ул ялт-йолт мишуралар әле коробкадан чыкмаган килеш саруымны кайната башлады инде. Элеп тә куйгач, күз тарта башлар ахрысы, нервный тиктан. Шулай итеп, яңа ел бизәкләренә карата мөнәсәбәтемне чамалагансыздыр. Мин бөтен җаным тәнем белән тотрыклылыкка омтылган җирдән, кинәт, көтмәгәндә Яңа ел килеп җитә дә, дөньяның асты өскә килә башлый. Ул килүгә балконда ел буена онытылган чыршы коробкасын эзләп тап, чыршысын чыгар, уенчыкларын эзләп тап, элеп куй. Гирляндасын эзләп тап, элеп куй. Коробкаларын кире балконга чыгарып куй. Список төзеп бөтен якыннарга бүләкләр алып куй. Инде мишурага ияләштем дигәндә генә, барысын да яңадан җыештырып, балконга алып чыгып куй... Бик мәшәкатьле бәйрәм бу, дөресен генә әйткәндә. Әкренләп, минем буема җитеп килгән фикусыма карап торам әле. Чыршы ролендә шул гына булып тормас микән быелга? Пандемия галәмәтеннән соң андый "чыршыга" гына аптырамабыз әле”, - дип язган Алия Исрафилова.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа