Элвин Грей кечкенә кызның хыялын тормышка ашырган
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 яшьлек Аделинаның хыялы чынга ашты.
Ул эстрада йолдызы Элвин Грей белән очрашты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Аделина үзенең кумиры белән «Города» җырын башкарды. Радик кечкенә кызга йомшак уенчык бүләк итте һәм аның теләген чынга ашырды. Аделина да яраткан җырчысына истәлекле бүләк тапшырды.
«Мин Аделинаның теләген рәхәтләнеп чынга ашырдым. Балаларның шатлануын күрү шундый рәхәт. Концертларда да һәр нәни тамашачы бәхетле булсын өчен тырышам. Аларның хис-кичерешләреннән яңа җырлар иҗат итүгә көч алам», — диде Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе Радик Юльякшин.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенең максаты — ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм сәламәтлекләре начар булган өлкән кешеләрнең яңа ел хыялларын чынга ашыру.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа