Илсөя Бәдретдинова: “Әйдәгез, чабата киеп, атта йөрик”
Җырчы инстаграмда хәзерге эстрада турындагы кайбер фикерләре белән уртаклашкан. Аңа Рифат Зарипов җавап биргән.
"Әйдә языгыз бөтен уйлаганыгызны! Мин әзер. Мин ияләштем инде. Алдан ук язам: 1. Мин Лепсның иҗатын нык яратам! 2. Мин ,моң кирәк тугел безгә димим!", - дигән ул.
Аңа Рифат Зарипов җавап биргән: "Әлбәттә моң кирәк!Татар моңы кирәк! Сәхнәне җыен чикерткә басты. Шуларны курсәм куып төшерәсем килә!"
"Бөтен кеше дә бер төрле киенсә, җырласа, кызык булмас иде", - диеп язучылар да, моңлы, милли җырлар тыңлаганда ял итүчеләр дә бар икән җырчының язылучылары арасында.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа