Җырчы Динә Гарипова әни булды
Беренче каналда бара торган «Голос» тамашасының җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова әни булды.
19 июньдә ул 3220 граммлы һәм 51 сантиметрлы малай тапкан, дип хәбәр ителә Яшел Үзән районы администрациясенең рәсми телеграм-каналында.
«19.06.2002 көнне безнең улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез. Барыгызга да изге теләкләр өчен рәхмәт», – дип язган артистка.
Искәртеп узабыз, Гарипова 2015 елның җәендә кияүгә чыкты. Иҗатын сөючеләргә ул үзенең бәби көтүе турында 2022 елның февралендә хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа