Гүзәл Уразова ни сата?
Җырчы бер ел нәрсәгә әзерләнгән?
"Каршы алыгыз! Без ачылдык! Була бит әле бииик зур хыял. Син аның белән ятасың, аның белән уянасың. Бер ел буе әзерләндем: бер ясадым, бер сыздым. тукымаларны сайлап, бөтен модельләрен ясап, килештереп, барыгызга да килешле булсын диеп, энәсеннән җебенә хәтлем җитәкләп бу эшнең азагына чыктык", - ди Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә.
Җырчы үзенең кием кибетен ачкан икән. Язылучылар аны котлап: "молодец, булган кеше, озын күлмәкләр дә тегегез", "бүгеннән алып карыйсы килә", "барысы да гадәти, сатып алучыларны гаҗәпләндерерлек түгел" дигән фикерләр калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа