Театр артистына Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр
Дәүләт башлыгының карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
РФ Президенты Владимир Путин Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирде. Дәүләт башлыгының карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
Актер башка мәдәният эшлеклеләре арасында «илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа