Салаватка бер-бер артлы дәүләт бүләге һәм зур исем бирелде
Россия көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка дәүләт бүләге тапшырды.
Ул хәзер «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены иясе.
Бүген җырчыга «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирелүе мәгълүм булды.
Дәрәҗәле исем бирелү турында бүген Казан шәһәр Думасының 40 нчы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткән.
Фото:Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа