Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Булат Бәйрамов Ләйсәнгә "олы пупсигым" дип дәшә

Бүген популяр җырчы Ләйсән Гыймаеваның туган көне. Бу уңайдан ул онлайн тәбрикләүләр кабул итә. Котлауларның иң якыны, әлбәттә, аның тормыш иптәше, популяр җырчы, юмор остасы Булат Бәйрәмовтан яңгырагандыр.

"Минем олы «ПУПСИГЫМ», кызларымның сөекле әнисе, гаиләбезнең кояшы булган Ләйсәнемнең бүген туган көне икән бит. Артык "төчеләнгәнне" яратмыйсың, беләм! Шулай да, от души берничә сүз язмыйча булдыра алмыйм.

Киләчәктә дә мәхәббәт җимешләребезне бергә үстереп, аларның уңышларына сөенеп, бергә иҗатта кайнап, куелган максатларыбызга ирешеп, тормыш сынауларына бирешмичә, бүгенгедәй бер-беребезне аңлап, яратып, хөрмәт итеп яшәргә язсын! Кызларыбыз да, мин дә сине бик яратабыз", - дип котлаган аны Булат Бәйрамов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса