Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Яман шеш турында абыйларына да әйтмәгән

Җырчы Илнат Фәрхуллин («Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты) «Әниемне үбәр идем...» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

Аның язылу тарихы бик моңсу икән, җырчы Инстаграмында хатирәләре белән дә уртаклашты.

«Әнидә шикәр авыруы. Безнең туган көннәр әни белән бер көнне - 10 сентябрьдә. Әлеге көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятты, хәле көннән-көн начарая... Туган көндә чәчкә алдым да, Сабага котларга киттем. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Әнине тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар. 10 көн ятканнан соң, үземә генә «Онкология түгел микән?» диде ...һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм. Әнигә «доброкачественный» дидем. Табиб миңа колакка гына: «50 гә 50» дип әйтеп куйды. Башта бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да. Зур рәхмәт табибларга! Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды”, - ди Илнат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса