Зөлфия Шакировадан кура җиләге белән пирог рецепты
Дуслар, без сезгә Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакировадан бик тәмле кура җиләге пирогы рецепты тәкъдим итәбез. Аны әзерләү рецепты белән ул Инстаграмда уртаклашкан.
Пирогның камырын әзерләү өчен 3 йомырка сарысы, ярты чәй калагы сода, әз генә тоз, ванилин салабыз, 1/3 стакан шикәр комы салып болгатабыз. Шуның өстенә 100 грамм эретелгән ак май, 3 аш кашыгы сыек май һәм 300 грамм он салабыз, яхшылап болгатабыз. Камыр сыек та, каты да булырга тиеш түгел.
Камырның кечкенә бер өлешен аерып, туңдыргычка куеп торабыз.
Табаны майлыйбыз һәм камырны кул белән җәябез.
Эчлекне әзерләү өчен 2 кап эремчек изәбез. Өстенә 5 йомырка агы һәм ике йомырка сарысы, 1 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз.
Иң элек камыр җәелгән табага эретелгән яки бакчадан җыеп кергән кура җиләген таратып чыгабыз. Шуннан соң җиләк өстенә эчлекне салабыз.
Ахырда туңдыргычка куелган камырны алып, пирог өстенә кыргычтан кырып чыгабыз һәм пирогны 180 градуска ярты сәгатькә духовкага озатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа