Әлмәттә күңелле ял итү өчен кайда барырга була
Әлмәтнең мәдәни урыннары — ул шәһәр, аның тарихы белән танышу, гүзәллеккә кагылу мөмкинлеге дә. Әлмәтнең мәдәният объектларында булучылар үзләре белән онытылмас тәэсирләр алып китәчәк.
-
«Нефтьче» мәдәният сарае
Тасвирлама: Әлмәт шәһәренең мәдәни үзәге булып тора.
Эш вакыты: 09:00-19:00
Телефон: - 8 (855) 332-72-55
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 98
-
«Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге
Тасвирлама: Монда һәркем үзенең күңеленә ошаган шөгыль таба ала.
Эш вакыты: Дүшәмбе эшләми. Атнаның башка көннәрендә 10:00-21:00 сәгатьләрдә эшли.
Телефон: - 8 900 321 15 72
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Тельман ур., 17.
-
«Иске Әлмәт» мәдәният сарае
Тасвирлама: «Иске Әлмәт» мәдәният сарае үзенең эшчәнлеген ике төп юнәлеш буенча алып бара–мәдәни–массакүләм, күңел ачу чаралары үткәрү һәм халыкны студияләрдә/секцияләрдә төрле юнәлешләр буенча укыту.
Эш вакыты: 08:00-20:00
Телефон: - 8 (855) 330-50-87
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Совет ур., 45 а
-
Яшьләр үзәге
Тасвирлама: Яшьләр үзәге реконструкциядән соң 2003 елда ачылды.
Эш вакыты: 08:00-20:00
Телефон: - 8 (855) 345-49-59
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 21
-
Картиналар галереясы
Тасвирлама: Әлмәт картиналар галереясе 1975 елның 26 августында шәһәр администрациясе, «Татнефть» ААҖ ярдәме һәм талантлы педагог, рәссам Геннадий Алексеевич Стефановский инициативасы белән ачыла.
Эш вакыты: 09:00-17:00
Телефон: - 8 (927) 240-57-78
Адресы: 423455, Әлмәт ш., Ленин ур., 98
-
«Әлмәт» иҗтимагый үзәге
Тасвирлама: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге - мәгариф һәм мәдәни локацияләрнең тулы биш катын тәшкил итә.
Эш вакыты: 09:00-23:00
Телефоннар: - 8 (800) 23456-27
- 8 (917) 225-42-34
Адресы: 423450, ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 69А
-
Әлмәт туган якны өйрәнү музее
Тасвирлама: Әлмәт туган якны өйрәнү музеена 1994 елның 3 нче июнендә нигез салына.
Эш вакыты: 10:00-17:00
Телефон: - 8 (855) 322-04-22
Адресы: 423455, Әлмәт ш., Тынычлык ур., 1
-
Әлмәт театры
Тасвирлама: Әлмәт район башкарма комитеты 1944 елның 3 февралендә Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
Эш вакыты: Сишәмбе-шимбә 10:30-18:30
Телефон: - +7 (8553) 45-46-4
Адресы: 423450, Татарстан республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 37 йорт
Әлмәт муниципаль районында 141 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшли һәм 99 һәйкәл бар.
Мәдәният идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып ял итү өлкәсен үстерүгә ярдәм итү, мәдәни-ял итү эшчәнлегенең төрлелеген тәэмин итү, һөнәри күңел ачуларны популярлаштыру, аларга ярдәм итү, үстерү һәм камилләштерү, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү һәм мәдәният кыйммәтләренә тарту тора.
Әлмәттә вакытны шәп уздырып ял итәрдәй урыннар күп.
«Әлмәт» иҗтимагый үзәге - мәгариф һәм мәдәни локацияләр урыны
«Әлмәт» иҗтимагый үзәге урынында элек универмаг булган. Әлеге локация әлегә кадәр әлмәтлеләр арасында аның белән ассоциацияләнә. Аны тулысынча торгызу мөмкин булмый. Архитекторлар универмагның башлангыч конструкциясен саклап калдылар, совет төзелешенең авыруларын төзәттеләр һәм өстән төзелгән өч кат хисабына мәйданны икеләтә арттырдылар. Яңа биш катлы бина Матрешка принцибы буенча төзелгән. Анда сәнгать, музыка уен кораллары күргәзмәләре, «Альметрика» эшли, чит теллләр өйрәнергә була, зур залында төрле чаралар уздырыла, тәмле сыйлардан авыз итәргә мөмкин.
Әлмәт картиналар галереясы
Әлмәтнең картиналар галереясында заманча сәнгать, җирле авторларның эшләре белән танышырга мөмкин. Монда еш кына күргәзмәләр, төрле мастер-класслар үткәрелә.
«Нефтьче» мәдәният сарае – Әлмәтнең мәдәният үзәге
«Нефтьче» мәдәният сараенда танылган артисларның, район иҗат коллективларының чыгышларын күрергә була.
Әлмәт туристларның ялын төрлеләндерә һәм шәһәрдә булуны истәлекле итәргә сәләтле уникаль мәдәни объектлар тәкъдим итә.