Әлмәт парклары: тулы исемлек һәм һәрберсенең тасвирламасы
Әлмәт парклары — ул күлләр, фонтаннар, кече архитектура формалары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан шәһәрнең яшел зоналары. Аларның күбесе истәлекле урыннарга әверелеп, әлмәтлеләр арасында популярлык казандылар. Шәһәргә кунаклары да Әлмәтнең паркларына эләгергә тырыша. Парклар фотосессияләр өчен популяр локацияләргә әверелде.
-
«Саулык» паркы
Тасвирлама: Паркны төзекләндерү Татарстан республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылды.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур.
-
«Шарлавыклы буалар» паркы
Тасвирлама: Әлмәт шәһәренең «Шарлавыклы буалар» паркы – Татарстан Республикасында иң зур балалар мәйданчыгы, аның мәйданы 5000м2 артык.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре
-
«Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге» шәһәр паркы
Адресы: 423455, Әлмәт ш., Радищев ур., 22
Әлмәт – табигатьне яратучылар өчен идеаль урын. Шәһәр парклары гаилә яки дуслар белән вакыт үткәрү өчен төрлеледән төрле аллеялар, яшел газоннар тәкъдим итә. Монда саф һава суларга, пикниклар оештырырга яки елның төрле фасылларында табигатьнең ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин.
«Шарлавыклы буалар» паркы — чын табигать хәзинәсе. Биредә, яшеллек арасында, матур буа җәелеп ята, анда салмак кына аккошлар йөзә, кешеләргә өйрәнгән үрдәкләр еш кына ярга чыгалар. Аларны су буендагы басмалардан, күперләрдән күзәтергә мөмкин. Матур пейзажлар гармонияле ял итү һәм әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын кабул итү өчен идеаль шартлар тудыра.
Әлеге паркта балалар ялы өчен дә шартлар тудырылган. Монда тиеннәрне күзәтергә, агачтан ясалган аттракционнарда уйнарга мөмкин.
«Татарстан нефтенең 60 еллыгы» паркы үзенең шатлык һәм күңел ачу атмосферасы белән кызыктыра. Аның үз ритмы белән яшәүче яктылык-музыка фонтаны төрле төсле су дулкыннарын сиптерә. Анда төрле аттракционнарда балалар да, өлкәннәр дә күңел ачалар. Ә парк сәхзнәсендә елның төрле фасылларында мәдәни чаралар кунакларны сөендерә. Ачык һавада урнаштырылган сәхнәләр җирле артистлар чыгышлары өчен мәйданчыкка әверелә, сәнгатьтә үз-үзеңне белдерү өчен эксклюзив киңлек тудыра. Бу паркта һәркем үзенә охшаган шөгыль табачак.
«Саулык» паркы өч участокка бүленә: фонтанлы мәйдан, балалар мәйданчыгы һәм сәламәтләндерү спорт мәйданчыгы. Фонтан белән үзәк мәйдан – паркның әһәмиятле урыны. Монда хастаханә пациентлары туганнары белән очраша, җирле халык ял итә һәм аралаша ала. Балалар ял итү һәм уйнау өчен батутлар, таулар һәм таганлы балалар мәйданчыгы куелган. Аның төп элементлары табигый материалдан – агачтан эшләнгән. Спорт зонасында хастаханә пациентларын тернәкләндерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тренажерлар барлыкка килде. Паркка керү юлында Зифа Балакина урамы ягыннан арт-объект — «Саулык» дигән күләмле язу урнаштырылды.
Әлеге урыннар буйлап йөргәндә, һәркем бәхет һәм кабатланмас соклану аурасын кичерергә мөмкин.