17 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
18 гыйнварга һава торышы
Буран булырга мөмкин.
-
Мәгариф һәм фән министры «Татарстан электрон мәгарифе»н көйләп бетерү вакытын әйтте
«Татарстан электрон мәгарифе» яңартылган системасының барлык сервисларының эшен ахырга кадәр көйләү дәвам итә.
-
Әлмәттә Крещение вакытында су коену өчен урыннар билгеле
Коенырга теләүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
-
Гранат иммунитетны ныгыта
Сәламәтлек нык булсын өчен иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур гранат ашап куярга кирәк.
-
Татарстанда яшәүчеләр ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк ота ала
«Ә безнең ишегалдында...» бәйгесен игълан ителде.
-
Олимпия чемпионы Иван Едешко Әлмәткә килде
Ул «Движение вверх» фильмын күрсәтүдә катнашты һәм әлмәтлеләр белән очрашты.
-
Әлмәт районында иртән һава торышы начар булу сәбәпле автомобильләр хәрәкәте тукталды
Социаль челтәрләрдә транспорт кар белән капланган юллар аркасында үтә алмый дип язалар.