Әлмәттә Крещение вакытында су коену өчен урыннар билгеле
Коенырга теләүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Шәһәр күлендә һәм Ямаш авылындагы бәкеләр изгеләндереләчәк. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урыннар коену өчен махсус җиһазландырылган.
18, 19 гыйнварда теләге булган һәркемнең храмнан изге су алу мөмкинлеге бар.
Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайлагыз, анда суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. Ә ОРВИ симптомнары һәм температура белән чуму катгый тыела. Шулай ук Крещение коенуыннан йөрәк авырулы кешеләргә баш тартырга кирәк, чөнки температураның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа