29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә 23 нче мәктәпкә планшет «Әлифба»лар бүләк иттеләр
23 нче «Менеджер» мәктәбенә «СМП-Нефтегаз» компаниясе һәм Комаровлар гаиләсе 50 дән артык татарча уенчык планшет «Әлифба», аңа өстәп тагын әллә никадәр китаплар бүләк итте.
-
Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданын үзгәртәләр
Нефтьчеләр мәйданын үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан проект семинары уздырылды.
-
"Татар радиосы"ның Сергачтагы офисына һөҗүм булган
Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган.
-
Әлмәтле караклыкта гаепләнә
Егет чит ил машиналарына запчастьләр сату турындагы игъланны социаль челтәрләрнең берсендә урнаштыра.
-
Минтимер Шәймиев хатыны вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде
Минтимер Шәймиев гаиләсе өчен авыр вакытта игътибар һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләде.
-
Офис хезмәткәрләренә суык көннәрдә су күбрәк кулланырга киңәш итәләр
Биналарда коры һава булу сәбәпле, көненә 2,5 литр су эчәргә киңәш ителә.
-
Россия авиакомпаниясе беренче тапкыр тулысынча хатын-кызлардан торган экипаж белән очты
«Победа» авиакомпаниясендә беренче тапкыр тулысынча нәфис затлардан гына торган экипаж идарәсендә рейс ясалды. Самолет Истамбул — Мәскәү маршруты буенча очты, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» басмасы.
-
«Казан егетләре» низагка кергән
Соңгы арада эстрада артистлары арасында туган конфликтларга шулкадәр күнектек ки, хәтта берничә көн тынлык булып торса үзебезгә үк «кызык» җитми башлый. Күпчелек артистларыбыз моның белән бик уңышлы файдалана да белә. Бүгенге көндә «хайп» төшенчәсе артык активлашып китү сәбәпле, кайбер артистлар тамашачыларын һәрдаим «тонус»та тотарга тырыша, юктан да сәбәп табып, тиз вакыт эчендә зур шау-шу дәрәҗәсенә җиткерәләр.
-
Кунакка ешрак йөрегез
Бу арада күңелегез төшенке, авыр физик эш башкармасагыз да, үзегезне бик нык арыган кебек хис итәсезме? Моның сәбәбе бар. Табиблар “кышкы депрессия” турында кисәткән. Ә кәефне күтәрү өчен, мунча керергә кушканнар. Елның иң кыска көне якынлаша, дип искәртә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
-
65 яшьлек әлмәтледә наркотик тапканнар
Билгеле булганча, ул моңа кадәр хөкем ителгән булган.
-
Сергей Жуков операция кичергән
Узган җәйдә «Руки вверх» төркеме солисты Сергей Жуков бүсер (грыжа) аркасында 3 операция кичергән.
-
Әлмәт районында бер машина ике багана арасында кысылып калган
“28 ноябрь көнне 10 сәгать 45 минутта Зәй-Бохарай-Әлмәт юлының 27 нче километрында «Рено» автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек шофер куркынычсыз тизлекне сакламый һәм машина юлдан очып чыга” – дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.
-
Путин россиялеләргә торак-коммуналь хуҗалыгына бурыч булмавын исбатламаска рөхсәт итте
Субсидия бирү өчен дәүләт органнары бурычлар булмавын махсус мәгълумат банклары белән тикшерәчәк.
-
Әлмәтлеләр Һиндстанда яңа рекорд куйды
Әлмәт укучылары Һиндстанда үтә торган QUANTA табигать фәннәре буенча халыкара олимпиадасы җиңүчеләре булдылар.
-
Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.