29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Динә Гарипова: “Күңелемә татар җырлары җитми”
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дүртенче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивален үткәрде. Аның һәр елы тамашачыга ниндидер яңалык алып килә. Быел гала-концерт эстрада-джаз стилендә үтте һәм үзебезнең оркестр, үзебезнең белгечләр ярдәмендә “Үзгәреш җиле”ннән ким булмаган бәйрәм ясады. Ләкин чарада рәсми затлар күренмәде.
-
Әлмәттә "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2018" бәйгесе узды
28 ноябрь көнне 36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасы базасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2018" дигән республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
-
Әлмәттә 38 яшьлек эшмәкәргә һөҗүм ясалган
“Үтерергә җыену” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
2019 елны ничек каршыларга?
Менә-менә декабрьгә аяк басабыз. Елдагыча, Яңа ел шаукымы башлана. Кибет киштәләрендә күптән иде бәйрәм бүләкләре, ясалма чыршылар, уенчыклар, ялтыр-йолтыр бизәгечләр урнашты. Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк”, диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел. Чынлап та, Яңа 2019 елны ничек каршыларга соң?
-
Әлмәттә ике хатын-кызны таптаткан машина йөртүчене хөкем иттеләр
Әлмәттә ике кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча суд-тикшерү эше тәмамланды.